Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Чәй пакетларын ташларга ашыкмагыз!

Кайсыгыз чәй эчәргә яратмый? Юк ла, татар халкын чәйсез күз алдына китереп була мени ул?

Чәйне пешереп, тәмләп эчәргә яратсак та, бик ашыкканда пакетлы чәйне аягүрә басып кына да эчәрә туры килә. Ә чәй пакетын башка максатларда да кулланырга мөмкин булуын белә идегезме? Мәсәлән, савыт-саба юу өчен. Ничекме? Хәзер сөйлибез!

Чәй

Чәйне иң күп эчүчеләр Төркиядә яши икән. Күпчелек ил халкы чәйгә караганда каһвәне күбрәк куллана. Классик инглиз чәе аеруча популяр, ләкин чәйнең башка төрләренә дә ихтыяҗ бар. Яшел яки хуш исле чәйне яратып эчүчеләр дә күп. Кемнәрдер кофеин азрак булганга, яшел чәйгә өстенлек бирә.

Сәламәтлек өчен файдалы

Күп гасырлар дәвамында чәй төрле авырулардан дәвалау сыйфатында кулланылган. Мәсәлән, яшел чәйдә организмнан токсиннарны чыгарырга ярдәм итә торган антиоксидантлар бар. Шулай ук чәйнең холестерин дәрәҗәсен киметүе дә дәлилләнгән. Симерү белән көрәшергә ярдәм итә, хәтта яман шеш һәм Альцгеймер кебек авырулар барлыкка килү куркынычын киметә.

Файдалануның башка ысуллары

Тәмле эчемлек әзерләүдән тыш, чәйне башка максатларда да кулланырга мөмкин. Әйтик, гөлләргә сибәргә ярый. Ул аларны төрле гөмбәчекләрдән саклый. Чәй шулай ук пешкәннән соң тирене йомшартырга ярдәм итә. 2 чынаяк чәй әзерләгез дә, аны тәлинкәгә салып суытыгыз. Шуңа чиста сөлге манып, янган урынга куегыз. Янган урын суынып торыр, кызарганлыгы да бетәр.

Савыт-саба юабыз

Кулланылган чәй пакетларын ташларга ашыкмагыз әле. Майлы савыт-сабалар юганда, чәй пакетын кулланыгыз. Кәстрүл-табаларыгыз ялтырап калыр. Гомумән, савыт-сабаны ашау белән юып кую яхшы, ләкин моңа һәрчак өлгереп булмаска мөмкин. Кич белән юылмый калган тәлинкәләрне юарга да чәй пакеты ярдәмгә килә. Әйткәнебезчә, ул майны бик тиз бетерә.

 

Чыганак: shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев