Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Чемодан сайлаганда берничә сыйфатына игътибар итәргә кирәк

Тиздән язгы-җәйге яллар һәм сәяхәтләр сезоны башланачак. Димәк, теләсә кайсы сәяхәт өчен ышанычлы ярдәмче – чемодан сайлау турында кайгыртырга кирәк.

Беренче эш итеп, чемоданның күләменә игътибар итү мөһим. Алар кечкенә, уртача зурлыкта һәм зур булырга мөмкин:

  • кечкенә (корпусның күләме – 20дән 55 литрга кадәр, биеклеге – 60 см);
  • уртача (корпус күләме – 55тән 87 литрга кадәр, биеклеге – 75 см);
  • зур (корпусның күләме – 85-125 литрга кадәр, биеклеге – 85 сантиметрга кадәр).

Әгәр сез кыска вакытлы ял яки шәхси командировкага җыенасыз икән, бу очракта сезгә чемодан яисә кечкенә күләмле юл сумкасы туры киләчәк. Аның күләме 30 литр булган очракта бу күп булмаган шәхси әйберләрне тутыру өчен идеаль вариант.

Дуслар белән дәвамлы сәяхәткә әзерләнгәндә уртача күләмле (55 литр) чемодан яхшы булачак.

Гаилә белән ял итү яки озак сәфәр өчен барлык әйберләр дә сыеп бетәрлек зур күләмле (кимендә 100 литр) чемодан отышлы.

Чемоданның материалы. Чемодан сайлаганда, һичшиксез, аның корпусын әзерләү өчен кулланыла торган материалга игътибар итәргә. Хәзер чемоданнарның заманча модельләре пластиктан эшләнә. Алар поликарбонат яки АБС пластикка, полипропиленга бүленә.

АБС пластик – термопластик сумала, аны беренче булып юл аксессуарларын җитештерү өчен куллана башлаганнар. Һәм мондый эшләнмәләр, күп кенә өстенлекләре сәбәпле, табигый һәм ясалма тире, текстильдән отышлырак. Ул яхшы эшкәртелгән күнгә караганда арзанрак; су үткәрми, димәк, көчле яңгыр астында торса да, чемодан эче коры кала; чемодан корпусы төрле төсләр белән буялырга мөмкин. Җитешсезлекләргә килсәк, ул авыррак, әмма җитештерүчеләр 100 процент пластиктан гына торган материалны сирәк куллана. Махсус өстәмәләр материалны ныграк һәм чыдамлырак итә, шуңа күрә АБС эшләнмәләренә ихтыяҗ зур.

Поликарбонаттан ясалган чемоданнар сәяхәтчеләр өчен идеаль. Поликарбонаттан торган корпуста хәтта кечкенә ярык барлыкка килсен өчен дә аны бик каты бәрергә кирәк. Югары ныклык аркасында, җитештерү технологиясе корпус диварларының калынлыгын киметергә мөмкинлек бирә. Шуңа поликарбонаттан ясалган аксессуарларының авырлыгы башка төр пластиктан шактый кимрәк. Эшлекле гардеробны ташучылар өчен чемоданны бәйләү гадәтләре һәм мөмкинлекләре юк, бу очракта полипропилен эшләнмәләр бик яхшы туры килә. Бу материал шулай ук шактый нык, су үткәрми һәм тышкы кыяфәтен шактый озак саклый.

Полипропилен чемоданнар поликарбонатныкына караганда бераз авыррак, әмма аларның бәясе түбәнрәк. Материалның төп өстенлеге – ватылуга, вак эзләр барлыкка килүгә чыдамлы булуында. Шуңа күрә хәтта озак кулланудан соң да юл аксессуары яңа кебек саклана. Ул кояшта төсен югалтмый, матурлыгын, тышкы кыяфәтен озак вакыт саклый.

Чыганак: shahrikazan.ru

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев