Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Чәчең майланамы? Тоз куллан!

Тозны күбрәк ашарга пешерү өчен генә кулланабыз. Арзанлы гына тозның чәчләр һәм тире өчен дә файдалы икәнен онытмыйк!

Әгәр чәчләрегез тиз майлана икән, шампуньга 1 чәй кашыгы тоз өстәгез. Аларның кабарып торуын теләсәгез, кондиционерга шулай тоз өстәп, бу массаны плитәдә җылытыгыз. Шуны чәч төпләреннән башлап, очларына кадәр сөртегез һәм 20 минут тотыгыз. Чәчләрегезнең очлары да икегә аерылудан туктар.

Бит тиресенә, атнасына кимендә бер тапкыр, скраб ясарга киңәш ителә. Бит юа торган сыекчага тоз кушасыз да, акрын гына массажлап юасыз. Бу бит тиресен дымландыру һәм үлгән күзәнәкләрне яңарту өчен дә файдалы. 

Кул юа торган сыек сабынга да тоз кушарга мөмкин. Кулларга да скраб ясап торырга кирәк.

Аяклар турында да онытмыйк. Көне буе аяк өсте йөргәннән соң, тоз белән зәйтүн маеннан ясалган катнашманы аякларга ышкыгыз. Бу аруны бетерә һәм аякларга көч кертә.

Баш авыртуын да тоз ярдәмендә басарга була. Ваннага җылы су җыегыз һәм тоз салыгыз. Мондый ванна мускулларны ял иттерә, баш авыртуын да баса. 

Бал белән тоздан ясалган катнашма целлюлиттан котылырга ярдәм итәр. Мондый массажны ике көн саен ясарга киңәш ителә. 12-15 процедурадан соң, нәтиҗәсен дә күрерсез!

Ләкин истә калдырыгыз! 

1)    Тозны аерым гына кулланырга ярамый! Аның кристталлары белән тән тиресенә зыян китерүегез бар, шуңа күрә шампунь, гель, сыек сабын, су белән кушып кына сөртегез!

2)    Әгәр сез чәчләрегезне буйыйсыз икән, тоз бөтен ясалма буяуларны да юып төшерәчәк. 

3)    Тоз белән бәйле процедураларны төнгә каршы ясарга ярамый. Тоз кан әйләнешен яхшырта, шуңа күрә йокысызлык китереп чыгарырга мөмкин. 

4)    Яралы урыннарга да тоз сөртү файдалы булмас. Бу очракта, “ярама тоз салма” гыйбарәсен турыдан-туры мәгънәдә аңларга кирәк.

 

 

Чыганак: "Шәһри Казан"

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев