Аксубай

Аксубай районы

Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Белгеч киңәше: кәбестәне дөрес тукландырыйк

Кәбестәнең башлары кочакка сыймаслык зур булып үссен өчен, түтәлен утау, йомшарту, әледән-әле әйбәтләп сугару, сезонга берничә мәртәбә тиешенчә ашлау, даими рәвештә корткычлардан саклау зарури.

 Ак, шәмәхә башлы кәбестәләрне, брокколины, чәчәк кәбестәне, брюссель, пекин кәбестәләрен яхшылап сугарганнан соң, төпләренә биек итеп туфрак өю уңышны бермә-бер арттыра торган гамәл. Беренчедән, өстәмә янтамырлар яралып, туклану мөмкинлекләре арта, икенчедән, корткычларның кайбер төрләренә, аерым алганда, лайлачларга үсемлекләрнең күчәннәрен кимереп, тамырларын зарарларга мөмкинлек бирмибез. 

Иртә өлгерешле кәбестәнең күчәне озын булмаганга күрә, төбенә бер мәртәбә өю җитә. Уртача һәм соң өлгерешлеләренең озын күчәннәрен туфрак белән томалау өчен, ике мәртәбә өяргә туры килә. Бары тик кольрабины гына төбенә өймичә үстерәбез. 

Кәбестәнең һәрбер төренә хас уртак сыйфаты бар: ул органик һәм минераль ашламаларны чиратлаштырып, тамырдан тукландырганны ярата. Кәбестә үсентеләрен түтәлгә күчереп утырткач, ике атнадан соң, беренче мәртәбә өстәмә тукландырган идек. Ачылтылган сыер тиресен 1:6 нисбәтендә су белән сыеклап, бик әйбәтләп сугарганның икенче көнендә, дымлы туфраклы төпләренә яртышар литр сибеп чыктык. Тавык тизәген ачытучылар 1 л сыек ашламага 14 өлеш су кушып сипте. 

Хәзер икенче мәртәбә тукландыру вакыты җитте. Аны беренче ашлаудан соң ике атна узгач үтәү отышлы. Бер чиләк суга 12 г сидекчә, 10 г суперфосфат, шулчаклы ук калий сульфаты яки калий хлориды эретеп салып, һәр төпкә 1,5 л сибеп чыгарга кирәк дип язалар. Болай матавыкланырга авырсынсагыз, бер аш кашыгы катнаш ашлама – нитроаммофосканы кайнар суда эретеп, 1 чиләк суга салып болгатып сибәргә була.

Шәхсән үзем беренче мәлдә кычыткан ачыткысы белән ашлыйм, төпләрен сугаргач, коры утын көле сибеп җибәрәм. Үләннәр белән бергә катнаштырып бочкада әзерләнгән тавык тизәге ачыткысын кулланам. Соңгы елларда кәбестәләр үстерү өчен махсуслашкан “Вилок” дигән катлаулы комплекслы ашламаны куллана башладым. Ул азот, калий, фосфор, кальций кебек төп ашламалардан тыш, кәбестәнең сау-сәламәт үсеше өчен зарури күпсанлы микроэлементлар белән баетылган. 

Өченче мәртәбә тукландыру кәбестәләрнең башы формалашканда үткәрелә. Бу вакытта һәр төпкә икешәр аш кашыгы көл, ярты бал кашыгы калийлы ашлама сибеп чыгарга киңәш итәләр. Шәхсән үзем утын көле сибү яклы, чөнки аның составында күптөрле макро һәм микроэлементлар бар. 

Кәбестәне сугармыйча үстереп булмый. Әгәр түтәлләр арасына тишекле торбалар сузып куеп, тамчылап сугару алымын куллансак, мәшәкатебез бермә- бер кими. Галим-агрономнар: иртә өлгерешле кәбестәләрне сезонга кимендә 5-6 мәртәбә сугарырга, уртача һәм соң өлгерешлеләренә 5 мәртәбә бик мулдан су сибәргә кирәк, дип киңәш итә. Шәхсән үзем ешрак сугарам. Әүвәлеге мәлдә лейкадан яңгырлатып җылы су сипсәм, үсемлекләр исәйгәч, төпләренә чиләкләп су салып чыгам.Төпләрен өйгәннән соң хасил булган канаучыклар тулганчы шлангтан су агызам. Кәбестәләр кыяр сыман суга мохтаҗ, җәй кызуында тиешенчә сипмәсәң, үсешләре начарая, башлары зәгыйфь була.

Көзге яңгырлар сезонында эшебез җиңеләя, табигать үзе ярдәмгә килә. Әгәр суны сирәк һәм бик күп итеп сипсәк, кәбестәләрнең башлары шартлап ярыла. Көзге көчле яңгырлар чорында кәбестәләребезнең өлгереп җитеп килүче башлары яргаланып бозылмасын өчен, галимнәр – Франс Хәлилов һәм Фарсель Зыятдиновның акыллы киңәшен тотып, аларны 180 градуска борып чыгам. Бу очракта тамырларының бер өлеше өзелгәнгә күрә, башына дым килү кими. 

Кәбестәләрнең иртә өлгерешлесен июльдә рәхәтләнеп ашыйбыз. Аны түтәлдә озак тотудан мәгьнә юк, башлары ярыла башлаячак. Кольрабины июньдә үк авыз иттек. Пекин кәбестәсен иртә язда һәм җәйнең икенче яртысында чәчеп үстерү отышлы. Бу кыска көн үсемлеге, көннәр кызуга киткәч, баш ясамый, чәчәк атарга күп сорамый. “Московская поздняя”, “Колобок” кебек ак башлы кәбестәләр, шәмәхә төсле “Каменная голова” җиңелчә кыраулардан курыкмый, әмма саклауга куясыларына, “Слава” кебек тозларга яраклыларына суык тимәве хәерле.

Кәбестәне күпсанлы корткычлар да бик ярата: кимереп ашарга, яфракларын тишкәләп челтәрләп бетерергә, тизәкләрен яфрак араларына тутырып пычратырга, башларын яраксызга чыгарырга күп сорамыйлар. Болардан саклануның күптөрле ысуллары бар. Шәхсән үзем, кәбестә кәлшәләрен түтәлгә чыгарып утырткач, өсләренә төбе кисекле 5 литрлы пластик савытлар каплап чыгам, аю чикерткә кебек корткычлар тамырларын кисмәсен өчен, банкаларны җиргә батырам. Бу нәни корылма язгы кыраулардан әйбәт саклый. Үсемлекләр исәйгәч, савытларын җыеп алам, лайлачлардан саклану максатыннан чыгып, төпләре әйләнәсенә йомырка кабыклары ваклап салам. Корткычларны куркытып качыру өчен, кәбестә яфраклары өстенә нашатыр спирты эремәсе бөркү, көл, тәмәке тузаны, гәрчич оны, ачы борыч сибү отышлы. Кәбестә түтәле тирәсенә көчле исле үләннәрдән: календула, араларына сельдерей, бәрхет гөл, янәшәсенә ачы әрем утыртып үстерү корткыч күбәләкләрне кәбестәләр янына китермичә, даими саклап тора. 

Кәбестәләребез кила авыруы белән чирләмәсен өчен, утыртканда һәр оячыкка 1 стакан көл, 1 аш кашыгы доломит оны, тамырлары тармаклансын өчен суперфосфат салып калдырдык. Берсенең генә чирләвен сизеп алсак та, казып алып яндырырга туры киләчәк.

Хәмидә Гарипова,
Казан.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев