Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Белгеч смартфонны саклау ысулы турында сөйләде

Кулланучыларга салкыннан бинага кергәч, смартфонны бүлмә темпертурасында тотарга кирәк, бары тик берникадәр вакыттан гына аңа зарядка бирергә була.

Бу хакта РИА Новостига «Мегафон» сервисы юнәлеше буенча җитәкче Никита Ефимов сөйләде.

«Смартфонга зарядка биргәндә әйләнә-тирә мохит температурасын да исәпкә алырга кирәк. Ул +10 градустан түбән һәм +40 градустан югары булмаска тиеш. Шуңа күрә салкыннан бинага кергәч, розетка янына ашыкмагыз. Гаджетны күпмедер вакыт бүлмә температурасында тотарга кирәк», - диде белгеч.

Ефимов сүзләренчә, җәйге вакытка килгәндә, корылманың кыздырмаска, зарядка алган вакытта кояш нурлары астында калдырырга ярамый.

«Әгәр смартфонга кирәкледән артык амперлы зарядка алсагыз, ул тизрәк заряд җыячак, әмма батареясы акрынлап кими башлаячак. Бер елдан аккумляторның деградациясе яхшы сизелә башлаячак. Бер бренд, әмма төрле корылмаларның зарядкаларын да шул сәбәпле кулланырга ярамый. Мисал өчен, iPhone смартфонын iPad шнуры белән зарядкага куясыз икән, аккумляторны тизрәк «үтерәчәксез», - дип бары тик смартфонның үз зарядкасын гына куллану сәбәпләрен аңлата Ефимов.

Белгеч сүзләренчә, телефонның зарядкасын нульгә кадәр төшереп бетерергә ярамый – берәр көнне гаджет кабынмаска мөмкин. Ул очракта смартфонны сервис үзәгендә махсус корылма ярдәмендә торгызырга була.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев