Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Бакчачыга шпаргалка

1. Кишергә суны утырткан көнне, орлык сибәр алдыннан буразнага гына сибәләр. Шуннан соң аңа су кирәкми. Ул дым эзләп, үзе җир астына китәргә тиеш.

2. Әгәр борчак янына гәрчич чәчсәгез, ике тапкырга күбрәк уңыш җыярсыз.

3. Укропны кояшлы урынга чәчәләр. Күләгәдә аның хуш исе кими. Укроп түтәленә көл һәм известь кертмиләр. 

4. Кабак өлгереп җитсен өчен, мыекларын җиргә тамырландырырга кирәк.

5. Кычыткан төнәтмәсен фасоль, борчак, суган, сарымсакка сипмиләр. 

6. Рассаданы көн саен 1-2 минут “башыннан сыйпасагыз”, ул сузылмас. Үсентегә кул белән орынган вакытта этилен бүленеп чыга, ул бу процессны тоткарлый. 

7. Кычыткан үз янында үсүче культураларның иммунитетын арттыра. Шуңа күрә рәт араларын кычыткан белән мүлчәләргә кирәк.

8. Сидерат буларак гәрчич чәчегез. Ул туфракны фосфор, күкерт белән баета, шулай ук медведка, проволочникка каршы тора. 

9. Гәрчич үскән урында суган мул уңыш бирә. 

10. Бакча җиләген коелган ылыс белән мүлчәләгез. Ул җиләкне балландыра, шулай ук соры черек, проволочник кебек авыру һәм корткычларны тоткарлый. 

11. Үскән вакытта көннәр кинәт суыта икән, үсемлекләргә суган кабыгы төнәтмәсе сибәләр. 10 литр суга ярты литр суган кабыгы салып, кайнатырга да 12 сәгать төнәтеп, сөзәргә кирәк. Сибәр алдыннан 2:10 нисбәттә су кушыгыз.

12. Теплицага исә суык көннәрдә чиләк-чиләк кайнар су кертәләр. 

13. Уңышны арттыру өчен бакчага серкәләндерүче бөҗәкләрне җәлеп итәргә кирәк. Моның өчен ак һәм алсу тукранбаш, солыбаш (овсяница), йонча (мятлик) чәчәләр. Шулай ук бөҗәкләрне ак гәрчич һәм кишер чәчәге дә үзенә тартып тора.
  
14. Ремонтат бакча җиләгенең җәйнең икенче яртысында уңыш бирүен теләсәгез, язын чәчәкләрен өзәләр. 

15. Кыярны укроп түтәле янына утыртыгыз. Ул аны вакытыннан алда саргаю һәм кәкрәеп үсүдән саклый. 

16. Бәрәңге һәм помидор янына чөгендер чәчсәгез, оттырмассыз, ул әлеге яшелчәләрне фитофтороздан саклый. 

17. Җиргә күчергән кәбестә тизрәк тернәкләнсен дисәгез, һәр төп янына кычыткан сабагы кадап чыгыгыз.

18. Кәбестә күбәләген куркыту өчен рәт араларына укроп, кориандр, сельдерей, бәрхет чәчәк, тырнак гөл чәчәләр. 

19. Бәрәңге утыртканда һәр төпкә бер уч көл салыгыз. Ул икенче икмәкне калий белән туендыра, проволочникка каршы көрәшә.

20. Сарымсак уңышын арттыру һәм тәмләндерү өчен июньнең беренче яртысында тозлы су (10 л суга 2 аш кашыгы тоз), аннан соң гади су сибәләр. 

21. Кыяр чәчәк ату һәм уңыш бирү чорында дымлылыкка таләпчән. Әмма чәчәк атканда суны киметергә, аннан тагын арттырырга кирәк. Бу – уңышның тизрәк өлгерүенә китерә. 

22. Кыяр серкәсе 30 градус эсселектә үлә. Шуңа күрә мондый кызулар торганда, теплица эченә су савытлары куялар.

Источник

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев