Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Бакчачы көндәлеге: язын ниләр эшләргә?

Язның икенче ае да ахырына җитте. Бакчада баш күтәрми эшли торган чор бу.

Безнең киңәшләр сезнең эшне җиңеләйтер генә. Беренчедән, тәрәзә төбендә үскән помидор-кыяр үсентеләрен акрынлап салкын һавага ияләштерә башлар вакыт җитте. Тартмалары белән теплица яки верандага чыгарып куярга мөмкин.

Язның икенче ае да ахырына җитте. Бакчада баш күтәрми эшли торган чор бу. Безнең киңәшләр сезнең эшне җиңеләйтер генә. Беренчедән, тәрәзә төбендә үскән помидор-кыяр үсентеләрен акрынлап салкын һавага ияләштерә башлар вакыт җитте. Тартмалары белән теплица яки верандага чыгарып куярга мөмкин. Һава температурасы 0дән түбән төшми икән, төнгә дә калдыра башларга була. 

Агачларга да игътибар кирәк. Алар бөреләнеп, яфрак яра башлаганчы, коры ботакларын кискәләп чыгыгыз. Карлыган куагының бөреләренә аеруча игътибар итегез. Бүрткән бөреләр булса, туфрак бете зарар салган, дигән сүз. Аларны яндырырга кирәк. 

Башка җиләк-җимеш куакларын эшкәртеп чыгыгыз. Яфрак ярганчы сибелгән көл аларны төрле авырулардан һәм корткычлардан саклар. Әгәр корткычлардан агулы химикатларсыз гына котылырга теләсәгез, сарымсак яки суган төнәтмәсе кушылган кайнар су сибегез.

Яңа агачлар һәм куаклыклар утырту өчен яхшы вакыт хәзер. Виноградны да ачып куярга онытмагыз. 

Киселгән ботакларны ташламагыз: күтәртелгән түтәлләр ясау өчен дә кулланырга мөмкин. Чокыр казып, шул ботакларны, җиләкләргә капланган саламнарны салып, күп итеп су сибәргә кирәк. Аннары өстен балчык белән күмәсез дә, түтәл ясыйсыз. Бер-ике атнадан кыяр, кабак, ташкабак, баклажан, борыч утырту өчен, түтәлләр әзер. 

Яңа елга бизәлгән чыршыны чүплеккә чыгарып ташларга өлгердегезме? Юк, икән тиз генә ылысларын җыеп алыгыз да, җиләк төпләренә салыгыз. Алар кышкы йокыдан уянган җиләк яфракларын да саклар. Ә инде җәйгә өлгергән җиләкләрнең тәмен тагын да татлырак итәр.

 

Чыганак: "Шәһри Казан"

Фото

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев