Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Бакча корткычы – медведка үзенә июнь аенда ике бүлмәле “йорт сала”

Медведка җылы ярата, шуңа күрә җылы туфрак эзли. Калын мүлчә астында аңа салкын тоела. Ул июньдә, 10-15 см тирәнлектә үзенә оя кора, аннан читтәрәк көндез ял итәр өчен тагын бер “бүлмә сала”.

Аның оясын аеру авыр түгел. Медведка оясыннан көньякка таба 30-40 см әйләнәдәге үсемлекләрне кимерә һәм аудара, чөнки алар аның “өенә” күләгә ясап тора. Бу билгеләрне күрсәгез, аны казып алырга була. Медведка суда 30-40 секундта үлә. Шуңа күрә, аның оясына бүрәнкә аша су коярга була. 2-3 литр су “эчсә”, медведка өскә калкып чыга. 

Шулай ук аны бал белән дә алдарга мөмкин. Банканың авызыннан астарак өлешенә бал салып, медведка оясы янына казып куегыз. Өстен катыргы белән каплагыз. Атнасына бер тапкыр банканы чистартып, балны яңартып торырга кирәк. Шул рәвешле җәй буена унар банка медведканы тотып юк итәргә була. 

Медведкага каршы көрәштә химик препаратлардан “Банкол”ны кулланырга мөмкин. Ул башка препаратларга караганда көчлерәк тәэсир итә һәм туфракка да зыян салмый. Аны медведкага пешкән ашлык, үсемлек мае белән, инструкциядә язылганча кушып бирәләр.

Источник

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев