Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Алманы кышка ничек сакларга? Берничә киңәш

Сортын белеп сайлап, агачыннан дөрес итеп алсаң, саклау шартларын үтәсәң, берничә ай үз алмаларың белән генә сыйланырга була.

Җәйге сортлар (Масловское, Яблочный Спас һәм башкалар) ике атнадан ай ярымга кадәр саклана ала. Көзге сортлар (Коричное новое, Осеннее полосатое, Первинка) декабрь башына кадәр бозылмый. Кышкылары (Имрус, Орлик, Спартан, Уэлси) озак саклана. Богатырь, Московское позднее, Свежесть, Северный синап, Синап орловский дигәннәрен апрельгә кадәр ашап була. 

Алмаларны агачтан салдырганда кабыгына зарар китерсәң, аның аша инфекция үтеп керә. Дымлылык югары булганда, кутыр авыруы (парша) барлыкка килә. Авыруларга бирешә торган иске сортлар аңардан аеруча зыян күрә.

Авыру билгеләре булмаган алмаларны җыеп алгач, температура һәрдаим 0дән 5 °C ка кадәр булган, һава дымлылыгы 80–90 процентны тәшкил иткән бинага урнаштырыгыз.

 

Чыганак: shahrikazan.ru

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев