Акчаны ничек җиткерергә?
Бер үк хезмәт хакы алабыз, бер үк ризыкны ашыйбыз, бер үк төрле киенәбез. Шул ук вакытта берәүләргә акча җитә, ә икенчеләргә — юк. Барысы да гаилә “казна”сындагы акчаны ничек итеп файдалануга бәйле. Кесәдәге байлыкны ничек сакларга?
Статистика мәгълүматларына караганда, бүген илдә яшәүче гаиләләрнең 70 проценты “ир – акча эшли, ә хатын туздыра” дигән уй белән көн күрә. Белгечләр шуны да искәрткән: соңгы дистә елда хатын-кызлар арасында иренә караганда күбрәк хезмәт хакы алып эшләүчеләр арткан. Тик бу барыбер ир җилкәсендә “утырырга” комачауламый икән. Ә гаилә “казна”сы тирәсендә чыккан низагларның күбесе хатын-кызны — акча тотына белмәүдә, ир-атны исә түбән хезмәт хакы алып эшләүдә гаепләүдән гыйбарәт. Белгечләр әйтүенчә, гаиләдә дус-тату яшәү өчен икътисад белгече булырга кирәкми. Кайбер киңәшләргә колак салырга гына кушканнар.
Иң мөһиме — булачак чыгымнарны алдан ук теркәп барырга кирәк. Кер юу машинасы сатып алырга мая туплаганда булганы өстенә тагын бер матур күлмәк алмый торсаң да ярый. Өйдә бүлмә саен янып торучы лампочка, үзенә үзе “сөйләп” торучы телевизорның да акча “ашавын” онытмагыз. Гаиләдә һәркемнең мәнфәгатьләрен бертигез дәрәҗәдә кайгырту мөһим. Мәсәлән, иң элек машинаны төзекләндерәбез, ә калган акчага балаларга кышка кием сатып алабыз, дип фикер йөртү дөрес түгел. Кайсы әһәмиятлерәк — әнә шуннан чыгып эш итегез. Бер-берегезне акча тотына белмәүдә гаепләү аркасында гаиләдә яшерен “акча янчыгы” пәйда булуы да ихтимал. Сезгә аннан бер тиен дә эләкмәячәк, ә менә уртак керем кимиячәк. Гаиләдә акчаны сакчыл тотынуның төрле ысуллары бар. Белгечләр аның рейтингын да төзегән.
Беренчесе — иң еш очрый торган күренеш. Ир дә, хатын да эшләгән акчасын бер урында җыеп бара. Юрган астындагы, я булмаса шкаф почмагындагы акчаны туздырганда да бүлеп тормыйлар. Мондый гаиләләр арасында мая туплый алмаучылар күп икән.
Икенчесе – хезмәт хакын бүлеп саклау. Ягъни ир һәм хатын айлык акчаның күпмедер өлешен уртак урынга куя, ә калганын үзенә калдыра. Тәмәке, иннек сатып алырга да шәхси акчасын тотына. Психологлар әлеге ысулны иң яхшысы дип атаган. Бу очракта бәйсезлек хисе арта.
Өченчесе — ир һәм хатын арасында аерым-аерым хисап алып бару. Уртак “казна” булмагач, коммуналь хезмәтләр өчен түләү, азык-төлек кибетләренә йөрү кебек бурычлар алдан ук бүленеп куела.
Дүртенче һәм бишенче очракта, акча фәкать ир яисә хатын кулында гына саклана. Мондый гаиләләрдә ир — баш, хатын — муен, яки киресенчә килеп чыга. Ни кызганыч, бер-берсенә тулысынча ышанып яшәүче гаиләләр барыннан да азрак. Бүген Интернет челтәрендә гаилә “казна”сын сакларга ярдәм итүче махсус хезмәтләр дә бар хәтта. Алар алдагы айлык керемнәр һәм чыгымнарга карап, таблица төзеп бирергә вәгъдә итә. Анда нәрсәгә күпме акча туздырырга кирәклеге язылачак, ди. Киңәш буларак, әлбәттә. Әлеге хезмәт өчен түләү ике мең сумнан башлана. Мондый “ярдәмчеләр” кесә төбен тишмәсме – монысы икенче мәсьәлә. Аларга мөрәҗәгать итсәң, син инде гаиләнең акча янчыгын берничә мең сумга җиңеләйттең дигән сүз.
Үзебездән өстәп шуны гына әйтә алабыз – акчаны ничек җиткерергә, дип баш ватканчы, аны күбрәк табарга кирәк, шул гына. Ә менә монысы инде икенче мәсьәлә.
Фото: pixabay.com/ru
Чыганак: baltaci.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев