Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Ак ипи белән кара ипине ни өчен бергә сакларга ярамый?

Гадәттә, хуҗабикәләр ак ипи белән кара ипине бер савытка салып саклый. Тик моның начар ягы бар.

Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Кара ипи белән сакласаң, ак ипинең тәме бозыла.

Ак ипи – бодай икмәге белән кара ипи – арыш икмәге бер-берсеннән тышкы ягы белән дә, тәме белән дә аерыла. Кара ипинең хуш исе көчлерәк була. Шуңа күрә кара ипи янында торган ак ипигә дә арыш икмәге исе сеңә. Бодай икмәгенең үз исе калмый. 

Ак һәм кара ипиләрнең дымлылык күрсәткече дә төрле була. Шуңа күрә арыш икмәгендә дә, ак батонда да гөмбәчек барлыкка килергә мөмкин, диелә хәбәрдә.

Чыганак: intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев