Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Ураза бәйрәме белән!

Мактау-хәмедләребез, барча барлыкның Хуҗасы - Аллаһ Раббыбызга булып, күңел түрләребездән чыккан сәлам-салаватларыбыз рәсулебез Мөхәммәд галәйһиссәламгә һәм аның гаиләсенә, сахаби-кирам дусларына ирешсә иде. Гомер-тормышлар бик тиз үтә, кардәшләрем. Вакытның шундый тизлек белән алга баруы, чабуы, көннәр, атналар, айлар, елларның мизгел эчендә узуы искитмәле бит. Әле генә Рамазан аебызга керешкән кебек идек,...

Мактау-хәмедләребез, барча барлыкның Хуҗасы - Аллаһ Раббыбызга булып, күңел түрләребездән чыккан сәлам-салаватларыбыз рәсулебез Мөхәммәд галәйһиссәламгә һәм аның гаиләсенә, сахаби-кирам дусларына ирешсә иде.


Гомер-тормышлар бик тиз үтә, кардәшләрем. Вакытның шундый тизлек белән алга баруы, чабуы, көннәр, атналар, айлар, елларның мизгел эчендә узуы искитмәле бит. Әле генә Рамазан аебызга керешкән кебек идек, ә бер карасак, ул узды да китте... Елның бер ае - гомеребезнең бер өлеше. Бу айны дулкынланып көттек һәм Аллаһ Раббыбызга карата булган тәкъвалык, тәвәккәллек белән олуг ураза гыйбадәтендә уздырдык. Сөекле рәсулебез Аллаһның аңа сәләме булсын: "Кем рамазан аен шатланып каршы алса һәм моңсуланып, кайгырып озатса, ул кешегә җәннәт"- диде. Рамазан ае сәбәбендә Аллаһ Тәгаләбезгә баглаган өметләребез зур, кардәшләрем. Раббыбыз уразаларыбызны кабул итсә, гөнаһ-кимчелекләребезне гафу кылса, ярлыкаса иде. Әмин! Корьән аебызның соңгы көннәрен тагын да күркәмлек белән үткәрик. Өстебездәге ваҗиб булган, һәр кеше башыннан бирелә торган (быел 100 сум) фитра сәдакаларбызны тиешле урыннарга тапшырыйк. Фәкыйрь, мескен, мохтаҗларны сөендерик, кардәшләрем.17 июль көнне үтәчәк Рамазан гаете бәйрәме тормышыбызның һәр өлкәсенә, җәмгыятебезнең һәр катламына үтеп кереп, бөтен ил вә халыклар бәйрәме булсын. Аллаһ Раббыбыз барчабызга иман ныклыгы, тән сәламәтлеге бирсен. Ошбу сәгадәт булган Рамазан гаетләребезне шатлык, күркәмлек белән үткәрергә насыйп әйләсен.


Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров.


17 июль, җомга көнне Аксубай районы мәчетләрендә узачак Рамазан гаете чаралары:

02:40 сәгатьтә - иртәнге намаз;

03:00 сәгатьтә - вагазь сөйләү;

03:40 сәгатьтә - гает намазы.

Фото http://www.info-islam.ru/_pu/306/60336875.jpg сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев