Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Тикшерү алып баралар

Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге тикшерүчеләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Агымдагы елның алты аенда гына да тикшерү бүлеге тарафыннан 58 эш кабул ителгән, 26 эш судка тапшырылган, 117 җинаять эше тикшерелгән. Кузгатылган җинаять эшләренең берсе генә дә өстәмә тикшерү өчен кире кайтарылмаган һәм туктатылмаган. Статистиканың коры саннары артында, бүлек...

Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге тикшерүчеләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.



Агымдагы елның алты аенда гына да тикшерү бүлеге тарафыннан 58 эш кабул ителгән, 26 эш судка тапшырылган, 117 җинаять эше тикшерелгән. Кузгатылган җинаять эшләренең берсе генә дә өстәмә тикшерү өчен кире кайтарылмаган һәм туктатылмаган. Статистиканың коры саннары артында, бүлек җитәкчесе Йолдыз Билалов белән берлектә биш хезмәткәрнең тырыш хезмәте ята.


-Тикшерүчеләр коллективы - төпле, - дип билгеләп үтә юстиция подполковнигы Билалов. -Һәрберсенең үз стиле, эш алымы. Тикшерүченең хаталанырга хакы юк, чөнки аның нигезендә кеше язмышы ята.


Йолдыз Билалов тикшерү бүлеге белән дүрт ел җитәкчелек итә. Моңа кадәр ул ун ел өлкән тикшерүче булып хезмәт куйды. Өлкән тикшерүче Эльза Алмакаева (бу өлкәдә хезмәт стажы унбиш ел, әлегә ул декрет ялында), Евгений Рахманкулов тәҗрибәле тикшерүчеләр. Яшь тикшерүчеләр Руфия Әхмәтшина һәм Ленар Нургаязов та үзләрен яхшы яктан күрсәтергә өлгергәннәр.


Өч дистә ел эчке эшләр бүлегендә хезмәт куйган, шуның ун елдан артыгын тикшерү бүлегендә эшләгән отставкадагы юстиция подполковнигы, тикшерү бүлеге ветераны Владимир Абаськин тикшерү бүлеге хезмәткәрләре өчен дус та, остаз да булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев