Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Спас күңел ачулары

Якшәмбе көнне Кәкре Күл авылында Спас күңел ачулары колач алды. Бу йола икенче ел рәттән яңартыла, рус милләте яшәгән бу авылга бөтен тирә- яктан кунаклар җыела, авыл клубы алдындагы аланда өстәлләр корыла. Бу көнне кәрзиннәргә тутырылган алмаларга төп урын бирелә, кунакларны да өлгергән алмалар белән сыйлыйлар. Быел исә алма ризыклары...

Якшәмбе көнне Кәкре Күл авылында Спас күңел ачулары колач алды.

Бу йола икенче ел рәттән яңартыла, рус милләте яшәгән бу авылга бөтен тирә- яктан кунаклар җыела, авыл клубы алдындагы аланда өстәлләр корыла. Бу көнне кәрзиннәргә тутырылган алмаларга төп урын бирелә, кунакларны да өлгергән алмалар белән сыйлыйлар.
Быел исә алма ризыклары фестивале бәйрәмнең төп күренешенә әверелде. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән өстәлләрдәге алмадан пешерелгән ризыклардан һәркем авыз итте һәм районның оста кулинария белгечләреннән телне йотарлык итеп пешерелгән алма пирогларының рецептларын язып алды.
Бәйрәмгә тормыш иптәше белән килгән район башлыгы Камил Гилманов та тәм-томнардан, алмадан авыз итте.
- Сездә нинди генә бәйрәм булса да, бөтен тирә-як халкы җыела. Бәйрәмнәрдән күренгәнчә, безнең халык кунаклар кабул итәргә ярата, табыннарны да мулдан һәм бөтен күңелен биреп әзерли. Мондый уртак бәйрәмнәрдән клубларның, мәктәпләрнең, җирле хакимиятләрнең һәм депутатларның бергәлеге, оешканлыгы күренеп тора.
Мондый бәйрәмнәр күңелләрне генә күтәреп калмый, онытылмаслык хис-кичерешләр, шатлык бүләк итә, - дип билгеләп үтте котлау чыгышында Камил Гилманов.
Рус мәдәниятен, йолаларны һәм гореф-гадәтләрне яңартканнары өчен кәкрекүллеләргә ул киләсе бәйрәмгә яңа урам сәхнәсенә средство табарга вәгъдә итте. Бәйрәмгә ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Хадиев та килгән иде.
Иске сәхнәдә артистлар алма һәм балга гына (ә бит август аенда бал спасы да билгеләп үтелә) дан җырламадылар, үзләренең чыгышларын Кәкре Күл җиренең уңган комбайнчыларына, игенчеләренә дә багышладылар.
Йолаларга ихтирам һәм хөрмәт йөзеннән яшь буын ак сөлге өстендә күпереп пешкән күмәч алып чыкты һәм аны иң беренче итеп авылның өлкән кешеләренә авыз иттерделәр, аннан соң бәйрәмгә килгән барлык кунакларны сыйладылар, алмалар да өләштеләр.
Концерт программасы бик матур килеп чыкты - җырлар яңгырады, халык уеннары тәкъдим ителде, Николай Кондрашов җитәкчелегендә "Родные напевы" ансамбле һәм балалар фольклор ансамбле йолаларны чагылдырган тамаша күрсәттеләр.
Концерт программасында авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев та, мәктәп директоры Наталья Воронина да катнаштылар. Кәкре Күл балаларының күңелләрен Маша һәм Аю күтәрде. Район Мәдәният йорты артистлары да зур концерт программасы белән килделәр.
Халык иркен аланда күңел ачты, алар яраткан артистларга кушылып җырладылар да, биеделәр дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев