Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Мөселманнарның изге бәйрәме

Аксубай районы мөселманнары иң бөек бәйрәмнәрнең берсе изге Корбан гаетен бәйрәм иттеләр. Иртәнге намазга азан әйткәнче үк мәчеткә халык агыла башлады. Килүчеләр арасында төрле яшьтәге кешеләр бар иде, өлкәннәр белән бергә оныклары да килде. Бәйрәм намазы башланганчы ук мәчет залы халык белән тулды, күпләр баскычта урын алдылар. Ике намаз арасында...

Аксубай районы мөселманнары иң бөек бәйрәмнәрнең берсе изге Корбан гаетен бәйрәм иттеләр.


Иртәнге намазга азан әйткәнче үк мәчеткә халык агыла башлады. Килүчеләр арасында төрле яшьтәге кешеләр бар иде, өлкәннәр белән бергә оныклары да килде. Бәйрәм намазы башланганчы ук мәчет залы халык белән тулды, күпләр баскычта урын алдылар.


Ике намаз арасында мөселманнар вәгазь тыңладылар. Вәгазьдә Корбан бәйрәменең - рухи чистарыну һәм шәфәгать кылу вакыты булуы сөйләнде. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хадисендә әйтелгәнчә, "су утны сүндергән кебек, гөнаһларны сүндерүче - сәдакадыр", дип мисаллар китерелде.


Район имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров мөселманнарны бәйрәм белән котлады, һәркемгә исәнлек-саулык, бәхет, уңышлар теләде. Бәйрәмгә килүчеләр саны ел саен күбәя бара, бигрәк тә яшьләрнең, дип әйтте ул. Районның үзәк мәчетен ремонтлау һәм реконструкцияләү эшләре алып барыла.
Мәчеткә килгән мөселманнарны район башлыгы Камил Гилманов та тәбрикләде.


-Шатланып торам, мәчеткә йөрүче халык саны арта бара, - дип әйтте ул, - Дини оешмалар эшләгән җирдә һәрвакыт тәртип, тәрбия эше дә алып барыла. Бүгенге изге Корбан гаетендә барлык мөселманнарны бәйрәм белән котлады, барысына да игелек, шәфкатьле булуларын теләде.


Бәйрәм намазы тәмамланганнан соң, мәчеткә килүчеләр бер-берсен котладылар. Аннан соң күп кенә гаиләләр Ходай Тәгалә ризалыгы өчен корбан чалдылар. Корбан итен өч өлешкә бүләләр. Бер өлешен мохтаҗларга өләшәләр, икенчесен үзләренә калдыралар, ә өченчесеннән бәйрәм мәҗлесе әзерлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев