Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Өлкәннәр көне уңаеннан

Районда Өлкәннәр көненә киң күләмле чаралар программасы әзерләнгән. Моңа районның барлык өлкәләре һәм тармаклары җәлеп ителгән. 1 октябрьдә хезмәт коллективларында, район Мәдәният йортында һәм барлык авыл клубларында ветераннарны хөрмәтләү тантаналары уза. Район үзәк китапханәсе өлкән буын кешеләр өчен төрле кызыклы чаралар тәкъдим итә - дайджест, мәгълүмати буклетлар, китаплар күргәзмәсе һ.б....

Районда Өлкәннәр көненә киң күләмле чаралар программасы әзерләнгән.



Моңа районның барлык өлкәләре һәм тармаклары җәлеп ителгән. 1 октябрьдә хезмәт коллективларында, район Мәдәният йортында һәм барлык авыл клубларында ветераннарны хөрмәтләү тантаналары уза. Район үзәк китапханәсе өлкән буын кешеләр өчен төрле кызыклы чаралар тәкъдим итә - дайджест, мәгълүмати буклетлар, китаплар күргәзмәсе һ.б. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, «Юность» универсаль спорт залы 3 октябрьдә олы яшьтәге кешеләр белән бадминтон, дартс, өстәл теннисы, «Күңелле стартлар» эстафетасы оештыра. Шул ук көнне «Дельфин» бассейны тармак ветераннарын рәхәтләнеп су коенырга кабул итә. Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Пенсия фонды идарәсе 7, 10 октябрь көннәрендә пенсия тәэминаты буенча «Ачык ишекләр көннәре» үткәрә. Аксубай район үзәк хастаханәсе өйгә килеп медицина хезмәте күрсәтү буенча «Сәламәт бул, ветеран!» акциясе оештыра. «Шәфкатьлелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге мәгариф ветераннары өчен мәдәни программалар һәм процедуралар үткәрү белән бер көнлек ял оештыра. Районның туган якны өйрәнү музее ачык ишекләр көне үткәрә. Ветераннар оешмалары советы җитәкчеләре Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашачак. Районның гомумбелем бирү мәктәпләре укучылары, универсаль технологияләр техникумы студентлары өлкән буын кешеләренә төрле ярдәм күрсәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев