Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Кышны озаттык

Аксубайда Май чабу бәйрәме атнасының соңгы көнендә кышны озаттылар. Төп мәйданда йөзләгән кеше - балалар, яшьләр, оныкларын иярткән өлкән буын вәкилләре җыелды. Май чабу атнасында коймаклар пешереп, кунакка йөрү йоласы һәркемгә мәгълүм. Ә аның соңгы көне - Гафу үтенү якшәмбесендә халык шаян җырлар, такмаклар, ялкынлы биюләр белән рәхәтләнеп күңел ачты....

Аксубайда Май чабу бәйрәме атнасының соңгы көнендә кышны озаттылар.
Төп мәйданда йөзләгән кеше - балалар, яшьләр, оныкларын иярткән өлкән буын вәкилләре җыелды.
Май чабу атнасында коймаклар пешереп, кунакка йөрү йоласы һәркемгә мәгълүм. Ә аның соңгы көне - Гафу үтенү якшәмбесендә халык шаян җырлар, такмаклар, ялкынлы биюләр белән рәхәтләнеп күңел ачты.
- Май чабу бәйрәме кышның китүен гәүдәләндерә. Бүгенге кояшлы көндә язны каршылап без киләчәкне фаразлыйбыз - булачак уңышка нигез салып, язгы чәчүне уңышлы үткәрергә язсын, җир уңдырышлы булсын, районның барлык тармакларында эшләүче хезмәткәрләрнең дә эшләрендә уңышлар елмайсын, - дип сәхнәдән котлау сүзләре белән чыгыш ясады район башлыгы Камил Гилманов.
Православие динен тотучыларны Май чабу бәйрәме белән протоиерей Александр Качаев тәбрикләде, барлык башлангычларда һәм эшләрдә уңышлар теләде.
Өченче ел рәттән төп мәйданда май чабу курчаклары бәйгесе үтә. Ә универсаль технологияләр техникумы элеккеге СССР республикаларының май чабу курчакларын тәкъдим итте. "Буратино" балалар бакчасы хәтта 81 курчак алып килгән - аларны әти- әниләре белән берлектә балалар ясаган.
Май чабу курчаклары бәйгесендә беренче урынны Аксубай универсаль технологияләр техникумына бирделәр, икенче урында - "Хыял" балалар приюты, өченчедә - "Буратино" балалар бакчасы. Жюри шулай ук Аксубайның 1 нче, 3 нче мәктәпләренә, "Кояшкай" балалар бакчасына да май чабу сыннары өчен кызыксындыру бүләкләре тапшырды.
Төп мәйданда яңа гына табадан төшкән коймак белән сыйлап, җырлар җырладылар. Һәрвакыттагыча, сәхнәдән рус, татар, чуаш җырлары яңгырады, биюләр тәкъдим ителде.
Май чабу бәйрәме әйлән-бәйләне чараның үзенчәлеген билгеләде - ул мәйдандагы халыкны берләштереп, зур боҗрага әверелде. Универсаль технологияләр техникумы, һәрвакыттагыча, киң ассортиментта кондитер тәм-томнары һәм самавырдан чәй тәкъдим итте, кайнар коймак һәм шашлык сату да оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев