Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Кыш бабайга хат яздылар һәм бүләкләр алдылар

"Хыял" балалар приютында Яңа ел бәйрәме ихлас һәм шатлыклы мохиттә үтте. Тәрбияләнүчеләр һәм тәрбиячеләрдән торган зур гаиләне бәйрәм белән тәбрикләргә һәм аларның сөенечләрен уртаклашырга яңа ел тамашасына район башлыгы Камил Гилманов һәм хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр килде. Бәйрәмгә шулай ук балаларның әти-әниләрен дә чакырдылар. Приют 31 бала өчен үз йортларына әйләнгән....

"Хыял" балалар приютында Яңа ел бәйрәме ихлас һәм шатлыклы мохиттә үтте.
Тәрбияләнүчеләр һәм тәрбиячеләрдән торган зур гаиләне бәйрәм белән тәбрикләргә һәм аларның сөенечләрен уртаклашырга яңа ел тамашасына район башлыгы Камил Гилманов һәм хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр килде. Бәйрәмгә шулай ук балаларның әти-әниләрен дә чакырдылар.
Приют 31 бала өчен үз йортларына әйләнгән. Монда алар игътибар, кайгырту, наз тоеп яшиләр - һәр бәйрәм чын гаиләдәгечә килеп чыга, Яңа ел исә бигрәк тә.
Район башлыгы Камил Гилманов приют директоры Гөлнар Шарашева җитәкләгән коллективка куйган хезмәтләре өчен генә түгел, бу зур, тату гаиләдә хөкем сөргән җылылык, игелек өчен дә рәхмәт әйтеп, моның нәкъ шулай булуын искәртеп үтте. Коллективка алга таба да уңышлар теләде, балаларга йөрәк түреннән чыккан изге теләкләрен җиткерде.
- Капиталь ремонт ясалганнан соң сезнең йортта тагын да уңайлырак булып киткән, - дип билгеләп үтте Камил Гилманов. - Монда һәрвакыт балаларның шатлыклы авазлары гына яңгырасын, ә яңа елда барлык теләкләрегез дә чынга ашсын.
Күркәм йола буенча ул һәр балага иганәчеләрдән бүләкләр һәм котлаулар тапшырды.
Хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр - попечительлек советы җитәкчесе, үзәк китапханәләр системасы директоры Ирина Телешева, районның хатын-кызлар советы рәисе Людмила Жаренова һәм Федераль дәүләт теркәве, кадастра һәм картография хезмәте идарәсенең Аксубайдагы бүлеге җитәкчесе Лилия Сәхабетдинова балаларны бәйрәм белән котлап бүләкләр өләштеләр.
Приют хезмәткәрләре сабыйларны әкияти дөньяга җәлеп иткән күңелле яңа ел тамашасы әзерләгәннәр. Әкият геройлары әлеге тамашада яхшылыкның явызлыкны җиңүен, могҗизага ышанганда аның, һичшиксез, килеп чыгуын исбатладылар. Ә бәйрәмдә могҗизалар күп булды.
Яңа ел алдыннан һәр сабый Кыш бабайга хат яза, сәгать телләре төгәл уникене сукканда өлкәннәр теләк тели. "Хыял" балалар йортында тәрбияләнүчеләр дә Кыш бабайга үзләренең хыяллары, теләкләре турындагы серләрне ачтылар. Приютка Иван абыйлары хатыны Екатерина (Кураповлар) белән һәм аларның командасы - Татарстан Республикасының "Игелекле эшләр" гаилә һәм кешенең социаль проблемаларын хәл итүдә ярдәм күрсәтү Төбәк иҗтимаги оешмасы активистлары килгәндә хыялларның, һичшиксез, чынга ашуын алар яхшы беләләр.
- Мин Кыш бабайдан пульт белән йөри торган уенчык машина сорадым, - дип уртаклашты алты яшьлек малай. Ул шундый зур... Мин бу кадәр булыр дип уйламаган да идем.
- Ә минем хәзер сөйләшә торган курчагым бар, - дип шатланып сөйләде иптәшенә патша кызларыныкы кебек күлмәк кигән һәм чәченә зур бант таккан кызчык.
Балалар, Кыш бабай чынлап та аның хатын алдымы икән, үзе янына кайчан чакырыр икән, дип түземсезлек белән көттеләр. Чаналар, самокат, колакчыннар, исеме язылган өс киемнәре, чаңгылар, түфлиләр, смарт сәгатьләр... нәрсә генә юк иде анда.
Кыш бабай алып килгән бүләкләрдән тыш, һәр бала татлы ризыклар салынган пакет, бәйрәм табынына мандариннар һәм бергәләшеп уйный торган бүлмә өчен уенчыклар алды. Ирле-хатынлы Кураповлар һәм аларның командасы - яңа ел акциясендә беренче тапкыр гына катнашмый. Ел агымында да алар балалар янына килеп шатлык өләшәләр, үзләре белән игелекле дусларын - атаклы спортчыларны, рәссамнарны һәм хәтта титуллы эт тә алып киләләр. Шуның өстенә алар биредә тәрбияләнүчеләр өчен Казан аквапаркына, шәһәр буенча сәяхәтләр, күңел ачу, мавыктыргыч аттракционнар оештыралар.
- Шефлыкта булган ятим балалар тәрбияләнгән биналарда һәр сабый наз һәм кайгырту тоеп үссен өчен без шундый акцияләр оештырабыз. Алар Кыш бабайның гади әкият герое түгел, ә чынбарлыкта сабыйларның теләкләрен чынга ашыручы персонаж булуын аңларга тиеш. Тормышта аларның хыялларын чынга ашыручы кешенең дә булуы алар өчен аеруча да мөһим, - дип фикерләре белән бүлеште Иван. - Быел "Кыш бабайга хат" проектында Лаеш, Әгерҗе приютларында тәрбияләнүче, Югары Чаллы коррекцион мәктәптә укучы балалар һәм мөмкинлеге чикле балаларны кертеп 350 бала катнашты. Безнең сабыйларның хыялларын чынга ашырырга сәләтле дусларыбыз бик күп.
Ирле-хатынлы Кураповларның өч балалары һәм алар сабыйларның ничек могҗиза көтүләрен яхшы беләләр һәм хәйрия ярдәме күрсәтү белән җитди шөгыльләнәләр.
"Хыял" балалар йорты директоры Гөлнар Шарашева "Игелекле эшләр" активистлары белән дүрт ел хезмәттәшлек итүләрен, аның киләчәктә дә дәвам итүен ассызыклады.
- Яңа елга аяк басканда приютка һәрдаим хәйрия ярдәме күрсәтеп торучыларга һәм иганәчеләргә тагын бер кат зур рәхмәт әйтәсе килә. Безгә күрсәткән игелекләрегез сезгә мең рәхмәт булып әйләнеп кайтсын, сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете юлдаш булсын. Безнең приютта яшәү шартлары ничек кенә яхшы, уңайлы булмасын, сабыйларның үз өйләрендә әти-әниләре белән яшиселәре килә, - ди Гөлнар Шарашева.
Аның һәм тәрбиячеләрнең балалар, аларның зур һәм кечкенә җиңүләре, уңышлары турында сөйләгәндә ялкынланган күзләрен күреп, һәммәсенең дә Яңа елда нинди теләк теләгәннәрен яхшы аңлыйсың - һәр бала бу бәйрәмне гаиләсендә каршы алсын иде дигән уртак теләк берләштерә аларны. Ә көндәлек эшләрендә, чираттагы сабыйны үз канатлары астына алып, коллектив аның теләкләрен чынга ашыру өчен барысын да эшли. Бәйрәмгә килгән ата-аналарның үз сабыйлары өчен төп тылсымчылар булуларын ихластан телиләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев