Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Корбан бәйрәме мөселманнарны берләштерде

Район мөселманнары иң бөек бәйрәмнәрнең берсе - Корбан гаетен билгеләп үттеләр. Иртәнге намазга кадәр үзәк мәчеткә олысы да, кечесе дә агылды. Ә инде бәйрәм намазы башланганда мәчетнең гыйбадәт кылу залы дин тотучылар белән тулды хәтта баскычта да урын юк иде. Ике намаз арасында Көньяк төбәге казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил...

Район мөселманнары иң бөек бәйрәмнәрнең берсе - Корбан гаетен билгеләп үттеләр.

Иртәнге намазга кадәр үзәк мәчеткә олысы да, кечесе дә агылды. Ә инде бәйрәм намазы башланганда мәчетнең гыйбадәт кылу залы дин тотучылар белән тулды хәтта баскычта да урын юк иде.
Ике намаз арасында Көньяк төбәге казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров бәйрәм вәгазе укыды.
- Барлык мөселманнарны да исламның бөек бәйрәме белән тәбрик итәм, - диде җыелучыларга мөрәҗәгать итеп Равил хәзрәт. - Бу көн изге Мәккәгә хаҗ кылуның тәмамлануы белән истәлекле, шулай ук ул барлык мөселманнарга да Ибраһим пәйгамбәрнең батырлыгы турында искәртеп тора. Ислам диненең иң югары сыйфатларын - шәфкатьлелекне, игелек кылуны, мәрхәмәтлелекне, югары гомумкешелек кыйммәтләренә чын күңелдән бирелгәнлекне, мөселманнарның башка диндәге кешеләр, башка милләт һәм конфессияләр белән дустанә мөнәсәбәтен чагылдыра.
Имам мөхтәсиб шулай ук Корбан бәйрәме тарихы, аның йолалары хакында сөйләде.
Равил хәзрәт вәгазь укыганнан соң район мәчетенә, беренче тапкыр мөселман балалар Сабан туен үткәрүдә төрле яклап ярдәм күрсәткән хәтта бәйрәмгә килә алмаган кешеләргә дә чын күңеленнән рәхмәтләрен җиткерде. Мөхтәсибәтнең Камил Гилманов җитәкчелегендәге район хакимияте белән тыгыз элемтәдә торуын да билгеләп үтте.
Район башлыгы Камил Гилманов җыелучыларны Корбан бәйрәме белән тәбрикләп барысына да тынычлык, сәламәтлек, иминлек теләде. Районда барган үзгәрешләр - социаль объектлар төзү һәм ремонтлау, юллар салу турында сөйләп үтте, урып-җыю эшләренең уңышлы баруы хакында җиткерде.
- Мәчеткә йөрүчеләрнең көннән-көн арта баруын билгеләп үтәсе килә, - диде Камил Камал улы. - Быел без беренче тапкыр мөселман балалар Сабантуен үткәрдек. Бәйрәмне оештыруга үз өлешләрен керткән иганәчеләр - нефтьчеләргә, район кешеләренә, районнан читтә яшәүче якташларга ихлас рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Гомумән алганда, безнең мәчетләребез һәм чиркәүләргә ярдәм күрсәткәннәрнең барысына да рәхмәттән башка сүз юк.
Равил хәзрәтнең үтемле вәгазен тыңлаганнан соң мәчеткә җыелган мөселманнар бәйрәм намазы укыдылар. Шуннан соң бәйрәмнең төп - корбан чалу йоласы башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев