Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Фестиваль яңа дәрәҗәгә күтәрелде

Аксубай районында "Уйна, гармун!" фестивале киң колач белән үтте. Алтмыштан артык катнашучы Үзләренең талантларын һәм осталыкларын күрсәтү өчен Енорускинога Россиянең төрле төбәкләреннән өч дистәдән артык гармунчы, утыз биш солист һәм коллектив килде. Самара, Мурманск, Нурлат, Лениногорск, Әлмәт, Чистай, Алабуга шәһәрләреннән, Чирмешән районыннан артистлар, Чуашстаннан эстрада җырчылары килде. Кунаклар - Татарстан...

Аксубай районында "Уйна, гармун!" фестивале киң колач белән үтте.



Алтмыштан артык катнашучы
Үзләренең талантларын һәм осталыкларын күрсәтү өчен Енорускинога Россиянең төрле төбәкләреннән өч дистәдән артык гармунчы, утыз биш солист һәм коллектив килде.


Самара, Мурманск, Нурлат, Лениногорск, Әлмәт, Чистай, Алабуга шәһәрләреннән, Чирмешән районыннан артистлар, Чуашстаннан эстрада җырчылары килде.


Кунаклар - Татарстан һәм Чуашстаннан мәдәният эшлеклеләре һәм сәясәтчеләр

-"Уйна, гармун!" фестивале безнең өчен күпмилләтле бәйрәмгә әверелде, - диде Камил Гилманов. - Бүген фестивальдә чуашлар, руслар, татарлар катнаша. Шундый зур күләмле бәйрәм оештырганнары өчен мәдәният хезмәткәрләренә һәм Енорускино халкына рәхмәтем чиксез. "Уйна, гармун!" тарихи җирдә үтә. Енорускинода хезмәт сөючән халык яши. Монда мәктәп капиталь ремонтланган, ФАП төзелде, авылга кадәр асфальт юл салынган. Туган авылына, тулаем районга ярдәм күрсәткәне, мәдәни һәм икътисади үсешкә үзеннән зур өлеш керткәне өчен Чуаш милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Константин Яковлевка аерым рәхмәт әйтәсе килә.


-Кадерле дуслар, хөрмәтле якташлар, килгән кунаклар, сезне халык бәйрәме белән котлыйм! Бүген республиканың төрле почмакларыннан һәм башка төбәкләрдән бик күп гармунчылар, артистлар килде. Башта Кама аръягында яшәүче чуашлар фестивале буларак үткәрелгән "Уйна, гармун!" бәйрәме Россиякүләм дәрәҗәгә күтәрелде, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Константин Яковлев. - Бу республикабызда дус һәм тату яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен берләштергән зур бәйрәм.


Чуаш Конгрессы рәисе Николай Угаслов, ТР Президенты департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе җитәкчесе Данил Мостафин, халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов та фестивальгә килүчеләрне тәбрикләделәр.


Сүз уңаеннан, мәдәниятне үстерүгә өлеш керткәне өчен Константин Яковлев "Чуашстан Республикасының мактаулы мәдәният хезмәткәре" исеменә лаек, бу турыдагы Боерыкны Николай Угаслов укыды.


Калым да, такмаклар да
Фестиваль туй йоласын күрсәтүдән башланып китте. Иске Үзи үзешчәннәре әлеге йоланың үз төбәкләрендә ничек үтүен күрсәттеләр. Туй һәм кешене соңгы юлга озату йолалары чуашларда иң мөһиме булып санала. Әлеге вакыйгаларны үз эченә алган йолаларны галимнәр "Күчеш йолалары" дип атыйлар. Иске Үзи үзешчәннәре такмаклар да әйттеләр, калым да, ата-ана фатыйхасын да сорадылар.


Халык уен кораллары осталары
Фестивальдә, әлбәттә инде, килгән кунаклардан тыш, Аксубай гармунчылары да катнашты. Авыл кешеләре Аркадий Харитонов, Евгений Копонев, Эдуард Ильин, Василий Воронин, Газинур Гизатуллин һәм башка бик күп гармунчылар чыгышын тыңлап шатландылар.


Фестивальгә килүчеләр Чистайдан Вячеслав Митрофанов чыгышын көчле алкышларга күмделәр. Ул итальян баянында бик оста итеп уйнады.
-Мин ун яшемнән гармун тартам, - дип сөйли Мурманскидан "Петр Великий" авыр ракета крейсеры өлкән мичманы Петр Клементьев. Ул беркайчан да гармуныннан аерылмый икән. - Хәтта крейсерда да без концертлар куябыз, - ди ул.


Лениногорскидан Николай Гришин рус лирик җырын башкарып, үзенә җәлеп итте.


-Минем бабам да, әтием дә гармунчылар иде, бала яшьтән үк музыка тыңлап үсә икән, ул җырга-моңга гашыйк кеше була. Миңа да Ходай иҗат кешесе булырга насыйп иткән, - дип елмая Николай Иванович. Ә махсус беркайда да укымаган, димәк сәләт нәселдән бирелгән.


Фестиваль презерлары
Шулай итеп, Нурлаттан Василий Абрамов Кама аръягында иң оста гармунчы булып танылды. Ул чуаш моңнарын йөрәкләргә үтеп керерлек итеп оста уйнавы белән жюрины таң калдырды. Самарадан яшь гармунчы Виктор Натаров икенче урында. Тамашачылар аны көчле тавышы өчен якын итте. Лениногорскидан Николай Гришин өченче урында. Аңа вокал осталыгы өчен призлы урын бирелде.


Жюри рәисе Надежда Заводскова шулай ук квартет чыгышына һәм аның җитәкчесе Тамара Андреевага, Вячеслав Митрофановка - һөнәри осталыклары өчен, Яңа Ибрайдан курайчы Вильдан Хәмитовка - милли йолаларны саклаганы өчен, Әлмәт районы ансамбленә, Шынталы районы ансамбленә, Енорускинодан "Родник" ансамбле һәм аның җитәкчесе Оксана Еремеевага югары бәя бирде.
Енорускинодан талантлы яшьләр вәкиле Анжелика Еремеева аерым бүләккә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев