Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Диңгезчеләр бәйрәм итте

Якшәмбе көнне Аксубай бистәсенең үзәк мәйданында - фонтан янында беренче тапкыр киң күләмдә Хәрби-диңгез флоты көне билгеләп үтелде. Иртәдән үк музыка уйнады, тельняшкалар, козырексыз фуражкалар кигән, ХДФ әләмнәре тоткан моряклар гаиләләре, балалары белән бирегә җыелдылар. Район җитәкчеләре, Александр Безруков исемендәге тынлы оркестрның катнашуы чарага тантаналык өстәде. Моряклар сафы мәйдан буйлап...

Якшәмбе көнне Аксубай бистәсенең үзәк мәйданында - фонтан янында беренче тапкыр киң күләмдә Хәрби-диңгез флоты көне билгеләп үтелде.



Иртәдән үк музыка уйнады, тельняшкалар, козырексыз фуражкалар кигән, ХДФ әләмнәре тоткан моряклар гаиләләре, балалары белән бирегә җыелдылар.
Район җитәкчеләре, Александр Безруков исемендәге тынлы оркестрның катнашуы чарага тантаналык өстәде. Моряклар сафы мәйдан буйлап сузылды.
Запастагы өлкән мичман Олег Шуркин әләмне күтәрергә әмер бирде. ХДФ ветераны Әфрәим Кузюров һәм запастагы старшина Евгений Леонтьев әлеге миссияне зур дулкынлану белән башкардылар.


Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар истәлегенә куелган һәйкәл итәгенә веноклар салу бәйрәмнең беренче аккорды булды, аннан соң үлгәннәрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар.


-Хәрби-диңгез флоты һәрвакыт хәлиткеч гаскәр булды, Кронштадт моряклары 1917 елның октябрь көннәрендә большевикларның төп терәге булды. Бөек Ватан сугышы елларында да Флот диңгез буйларын дошманнан саклады, коры җир гаскәрләренә ярдәмгә килде, диңгез буе элемтәсен саклады һәм дошманның диңгез буе коммуникацияләрен юк итте, - дип диңгез флоты тарихын искә алып сөйләде район башлыгы Камил Гилманов. - Моряклар, сез, бәйрәмегезне бүгенгедәй зурлап тантана итүгә лаек, бу чара күркәм йолаларның башлангычы булсын иде.


Элеккеге моряклар - милиция ветераны Николай Прончатов, районның элеккеге һәм хәзерге җитәкчеләре Виталий Третьяк, Флүн Зәйнуллин, Евгений Новичков, Сергей Елисеев, Валерий Альметкин, Валерий Николаев, подполковник Ирек Бәширов, подполковник Анатолий Скворцов бәйрәмне оештыруда башлап йөрүчеләр булдылар һәм алай гына да түгел.


2015 елның 16 июлендә районда тагын бер иҗтимагый оешма - "Моряклар берләшмәсе" барлыкка килде. Бу турыда бәйрәмдә оешма җитәкчесе Николай Прончатов хәбәр итте. -Без барлык тиешле документларны эшләргә генә түгел, шулай ук хәрби-диңгез клубы оештырырга, хәрби комиссариат һәм башка иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итәргә планлаштырабыз. Иң мөһиме, үз эшебезне яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә юнәлтәчәкбез, - диде Николай Прончатов. Ә моряклар аның сүзләрен "ура" дип хупладылар Морякларны үзәк хәрби округ командованиесе исеменнән запастагы генерал-майор Анатолий Молоствов тәбрикләде һәм, киләсе елда диңгезчеләр сафын элеккеге моряклар гына түгел, ә киләчәктә язмышларын хәрби-диңгез флоты белән бәйләргә теләүчеләр дә тулыландырсын иде, дип теләде. Диңгезчеләрне Әфганчылар исеменнән Гомәр Хәйруллин котлады.


Моряклар бәйрәмгә концерт номерлары әзерләп килгәннәр. Фонтан янында сәгать ярым морякларга багышланган җырлар яңгырады, җыелучылар рәхәтләнеп биеделәр, җырладылар, вальс әйләнделәр.

Бүгенге көндә Аксубай районы территориясендә Россия флоты алдындагы бурычларын үтәгән 300 дән артык диңгезче яши. Шуларның иң өлкәннәре - район газетасының элеккеге мөхәррире Александр Заварихин һәм элеккеге хөкемдар Әфрәим Кузюров. Бүгенге көндә өч егет ХДФ гаскәрләрендә хезмәт итә. Болар Татар Сөнчәлесе авылыннан Нәфис Бикулов (Владивостокта хезмәт итә), Иске Савруштан Валентин Герасимов һәм Денис Григорьев (Калининград һәм Севастопольдә), Шәрбәннән Салават Тимбиков (Мурманскида). Районда үзенә күрә бер диңгезчеләр династиясе барлыкка килгән, болар Шәрбәннән - Зәйнуллиннарның ике гаиләсе, Иске Үзидән - Скворцовлар һәм Беловкадан - Кожемановлар, Кәкре Күлдән - Писаревлар, Югары Баландадан - Титовлар һәм Урмандееводан Майоровлар гаиләләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев