Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Аксубайда – Россия әләме көне

Россиядә һәр елны 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт әләме көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм кысаларында Аксубайда җырлар кичәсе үтте. Үзәк парктагы сәхнә янында олысы да, кечесе дә җыелды. Балалар "тамаша залы" каршында ук оештырылган флешмобка кушылганда караңгы төшмәгән иде әле. Тирә-якта бәйрәм патшалык итте. Аксубайлылар яратып өлгергән үзешчәннәр матур чыгышлары...

Россиядә һәр елны 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт әләме көне билгеләп үтелә.

Әлеге бәйрәм кысаларында Аксубайда җырлар кичәсе үтте.
Үзәк парктагы сәхнә янында олысы да, кечесе дә җыелды. Балалар "тамаша залы" каршында ук оештырылган флешмобка кушылганда караңгы төшмәгән иде әле. Тирә-якта бәйрәм патшалык итте. Аксубайлылар яратып өлгергән үзешчәннәр матур чыгышлары белән сөендерделәр. Дулкынландыргыч мизгел - сәхнәдә әләмнәр тоткан район мәктәпләре активистлары пәйда булды.
- Россия әләме белән без горурланабыз - ул безнең өчен иң кадерле, иң изге билге - дип ассызыклады үзенең мөрәҗәгатендә район башлыгы Камил Гилманов. - Бөек Ватан сугышында Ватан әләмен күтәреп солдатлар сугышка кергәннәр һәм фашистларны тар-мар иткәннәр. Безнең спортчыларыбыз да дөньякүләм дәрәҗәдәге ярышларда җиңүләргә ирешеп, Россия әләме белән илебезне еракларда таныталар. Ил һәм республика казанышларына аксубайлылар да үз өлешләрен кертәләр.
Район җитәкчесе, илебез симовлы булган - Россия әләме һәр дәүләт оешмасы бинасы алдында җилферди, дип билгеләп үтте. Ул милләтләрнең берләшүен һәм Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылыкны чагылдыра.
Камил Гилманов җыелучыларны Россия дәүләт әләме көне белән ихластан котлады, изге теләкләрен җиткерде.
Концерт программасын мәктәп активистлары дәвам итте, алар башкаруындагы заманча бию күңелләрне дәртләндерде. Караңгы төшкәч тә паркта җыр-музыка тынмады, тамашачылар аны тыңлап кына калмадылар, рәхәтләнеп биеделәр дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев