Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең авторларыбыз иҗаты

Рәйсә ӘҺлияр: Бәхеткә юл салганмын

Бәхеткә юл салганмын Яши-яши каешландым, Йөри-йөри шомардым. Максатларга ирешим дип, Бәхетләргә соңардым. Туры юллар миңа түгел, Әйләнечтән урадым. Бик аз гына җиңеллекне Шатлыкларга юрадым. Түзә-түзә сабырландым, Ә сабырлык кирәкме? Миңа буласы бәхетләр Чит-ятларга эләкте. Эзли-эзли соңласам да, Яши-яши аңладым. Урау юллар урый-урый Бәхеткә юл салганмын. Шөкер итик (Р. га) Ялгыз...

Бәхеткә юл салганмын

Яши-яши каешландым,
Йөри-йөри шомардым.
Максатларга ирешим дип,
Бәхетләргә соңардым.

Туры юллар миңа түгел,
Әйләнечтән урадым.
Бик аз гына җиңеллекне
Шатлыкларга юрадым.

Түзә-түзә сабырландым,
Ә сабырлык кирәкме?
Миңа буласы бәхетләр
Чит-ятларга эләкте.

Эзли-эзли соңласам да,
Яши-яши аңладым.
Урау юллар урый-урый
Бәхеткә юл салганмын.

Шөкер итик
(Р. га)
Ялгыз канат булып яшәү
Язган безгә.
Язмышларга тешне
кысып
Җиттек көзгә.

Югыйсә бит шаһзадә дә
Көтми идек.
Булганына шөкер итеп
Яши бирдек.

Уза гомер кеше хакын
Хаклый-хаклый.
Яманнардан намусларны
Саклый-саклый.

Бүре кебек теш кайрарга
да
Өйрәндек.
Нахак сүзгә яшь
коймыйбыз-
"Эзвирләндек".

Балаларның сөенече
Бәхет хәзер
Өметләрне җилкән итеп,
Авыр тормыш
дулкыннарын
Батмый кичтек,
Шуңа шөкер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев