Р. Әһлияр: Туган көнеңдә
(Ирем Зәйнулланың юбилеена багышлыйм) Олы малай булып, бик көттереп. Син дөньяга килгән көн бүген. Дога юллыйм, бер Ходайдан сорап Ачуыңны җәннәт ишеген. Бәхетләрең булды микән, белмим, Аңладыңмы икән дөньяны? Шуңа шөкер, якты дөньяларга Бүләк иттең улың, кызыңны. Белмим никтер, фани дөньялардан Бакыйлыкка килде китәсең, Әллә белеп, әллә юрап кына Әйтә...
(Ирем Зәйнулланың юбилеена багышлыйм)
Олы малай булып, бик көттереп.
Син дөньяга килгән көн бүген.
Дога юллыйм, бер
Ходайдан сорап
Ачуыңны җәннәт ишеген.
Бәхетләрең булды микән,
белмим,
Аңладыңмы икән дөньяны?
Шуңа шөкер, якты
дөньяларга
Бүләк иттең улың, кызыңны.
Белмим никтер, фани дөньялардан
Бакыйлыкка килде китәсең,
Әллә белеп, әллә юрап кына
Әйтә килдең,
Кырыкка да җитми үләсең.
Бик сөенеп бәйрәм итәр идең
Бүген кырык биш яшь тулганны.
....Кабереңә бары алтынчы ел
Кышлар яба ак кар юрганын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев