Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ул үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге белән аерылып торган

    Ярты ел дәвамында студент Зиннур Шәрәфетдинов практика үткән Яңа Ибрай мәктәбе, туры мәгънәсендә үзенә тартып тору үзәгенә әверелә.

    Өстәвенә – барлык укучылар, укытучылар һәм атааналар өчен дә. Авылның иҗтимагый тормышында актив катнашып, кыска гына вакыт эчендә ул авыл яшьләре арасында үз кешегә әверелә.

    –Зиннурны дәресләрдән соң авыл клубында да, китапханәдә дә, комсомол комитетында да күрергә була иде, – дип яза педагогика ветераны Шәүкәт Кәбиров. – Зиннурның шундый фәнни казанышларга ирешүе гаҗәп тә түгел. Ул чакта ук инде безнең күңелне тынгысыз энергиясе, әйләнәтирәдәге барлык хәлләргә битараф булмавы белән җәлеп итте.

    Автор сүзләренә караганда, Зиннур Тәлгат улының ярдәме белән, Яңа Ибрай мәктәп-гимназиясенең йөзләгән укытучысы югары педагогик белем алган. Хат авторы безнең игътибарга аның турында истәлек-хатирәләр тәкъдим итте.

    ...Булачак галимгә һөнәр сайлауда әнисе, Карасу мәктәбе укытучысы Рәхбәр Галиулла кызы Шәрәфетдинова зур роль уйный. Мәктәпне тәмамлагач, Зиннур Алабуга дәүләт педагогика институтының филология факультетына укырга керә, анны тәмамлап районга кайта һәм Рус Кармәте сигезьеллык мәктәбен җитәкли. Директор вазыйфасында эшләү аңа мәгарифнең иң кискен проблемаларын өйрәнү мөмкинлеге бирә, ул үзенең гомерен аларны хәл итүгә багышлый.

    Вакытлы хезмәттән үзе белем алган югары уку йортына әйләнеп кайта. Бер елдан Казан дәүләт педагогия институтында аспирантурада белем ала башлый. Ленинградта лингвистика мәктәбендә Бодуэна де Куртененың бай мирасын үзләштерә, нәтиҗәдә татар лингвистик мәктәбе мирасына багышланган кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый.

    Аңа педагогик фәннәр кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә бирелә. Бер елдан Шәрәфетдиновны Алабуга дәүләт педагогика институтының Яр Чаллыдагы филиалына педагогика һәм башлангыч белем бирү методикасы факультеты деканы итеп сайлыйлар. Ә ул вакытта аңа нибары 29 яшь була! Аның алга таба барлык эшчәнлеге әлеге уку йорты белән бәйле, монда ул төрле җитәкче вазыйфалар били, мәктәпкәчә белем бирү һәм психология кафедрасы белән мөдирлек итә.

    1984 елда аңа башлангыч белем бирү педагогикасы кафедрасы доценты исеме бирелә.

    Яр Чаллы педагогика институтының мөстәкыйль югары уку йорты статусы алуы инициаторларының берсе нәкъ менә Зиннур Шәрәфетдинов була.

    1990 елның маенда Яр Чаллы педагогика институтына нигез салу турында РСФСР  Министрлар Советы карары кабул ителә. Зиннур Шәрәфетдинов аның ректоры итеп билгеләнә. Административ эш белән беррәттән, ул фәнни-тикшеренү эшләре белән дә шөгыльләнүен дәвам итә. 1992 елда якташыбызга профессор-галим исеме бирелә.

    1993 елда Зиннур Шәрәфетдинов педагогиканың тарих кафедрасын җитәкли башлый, бу Урта Идел буе халыкларының фәнни-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнүгә һәм педагогика мирасына игътибарны тагын да тирәнәйтүгә этәргеч бирә. Аның фәнни-тикшеренү эшләре нәтиҗәләре берничә монографиядә чагылыш таба һәм «Татар милли мәгарифен үстерүдә тарих дәвамчанлыгы» дигән фәнни доклад рәвешендә педагогик фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә лаек була. Яклау 1999 елда була.

    Профессор Зиннур Шәрәфетдинов тугыз монография авторы. Алар арасында «Казан лингвистика мәктәбенең педагогик традицияләре», «Балалар бакчасы һәм мәктәп арасында тәрбия һәм белем бирү мәсьәләләрендә дәвамчанлык проблемалары» кебек темалар киң кулланыла.

    1990 елда Шәрәфәтдиновны Яр Чаллы халык депутатлары Советы составына сайлыйлар. Битараф булмаган кеше, гражданин, талантлы якташыбыз иҗтимагый эш белән шөгыльләнү өчен дә вакыт таба.

    Эшләренең никадәр күп һәм җаваплы булуына карамастан, кече ватаны турында да онытмый. Районда дистанцион белем бирү мөмкинлеге ача, шуның ярдәмендә күп кенә балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм башлангыч сыйныфлар укытучылары югары белем ала алды.

    Зиннур Тәлгат улы тырышлыгы белән Яңа Ибрай мәктәбе дә гимназия статусына ия булды, Яр Чаллы педагогия институты белән килешү нигезендә институтның деканнарын һәм укытучыларын өлкән сыйныф укучыларын әзерләү өчен чакырырга мөмкинлек бирде.  Мәктәпне тәмамлап, алар әлеге югары уку йортына укырга керделәр.

    Зиннур Шәрәфетдиновның хезмәтләре «РФның халык мәгарифе отличнигы», «ТРның атказанган укытучысы» , «РФ югары мәктәбе атказанган хезмәткәре» һәм «ТРның атказанган фән эшлеклесе» исемнәре белән билгеләп үтелгән.

    2002 елның 10 октябрендә, озак авырудан соң, күренекле якташыбыз якты дөньядан китте. Без аның белән горурландык һәм горурланачакбыз. Зиннур Шәрәфетдинов исемен йөрткән мәктәбебез безгә илһам бирә.

    Фото: гаилә архивыннан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: