Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бер сурәтнең тарихы

Ә ул турнирда катнаша алмады

«Кызганычка каршы, 2019 елның июнендә Юрий белән минем арада үткәрелгән шахмат партиясе соңгысы булды», – дип яза педагогика ветераны, районда танылган шахматчы Геннадий Горбатов.

Аксубай урта мәктәбен тәмамлаучыларның очрашуы. / Фото: Геннадий Горбатов архивыннан.

Аксубай урта мәктәбе чыгарылыш укучыларының 2019 елның август ае азагында традицион очрашуыннан соң, Юрий Владимирович Болгариягә ялга китә һәм анда аны очраклы рәвештә машина бәрдереп китә...

Ә ул 2020 елда Виталий Тимирясов истәлегенә уздырылачак VII шахмат турнирында катнашырга планлаштырган була. Аның бу теләгенә Геннадий Александрович бик сөенә. Виталий Тимирясовның дусты һәм сыйныфташы белән күрешү, аралашу, өстәвенә аның кулыннан грамота яисә медаль алу турнирда катнашучылар өчен гомер буена хәтердә калачак вакыйга булыр, дип уйлый ул.

Тик, изге күңелле кеше, галим Юрий Владимирович Рождественскийның гомере көтмәгәндә өзелә. Анны Мәскәүдә җирлиләр. Рождественский яшьтән үк авиация белән кызыксына. Аксубай урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Мәскәү авиация институтының очу аппаратлары факультетына укырга керә. Вуз каршындагы аэроклубта шөгыльләнә.

Институттан соң берникадәр вакыт альма-матерда, аннары – авиация һәм радиотехника фәнни-тикшеренү һәм проект институтларында эшли. Якташыбыз – ике йөздән артык фәнни һәм егерме сигез уйлап табу эшләре авторы.

1972 елда Юрий Рождественский техник фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә дисссертация яклый. 1998 елда Халыкара мәгълүматлаштыру академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайлана. Юрий Владимирович күп кенә космонавтлар белән таныш була.

2019 елда ул өч тапкыр Аксубайда булды. Беренче тапкыр февраль аенда укытучы, герой-якташларыбыз турында өч китап авторы Николай Андреевич Янилкинны Россия ветераннар Советы бүләге – Батырлык ордены белән шәхсән котлау өчен килде.

«Н.А. Янилкин бөек һәм игелекле эш башкарды – Бөек Ватан сугышында катнашкан аксубайлылар турында өч китап чыгарды, – дип яза Геннадий Горбатов.

– Аның Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән  сугышчылар турында бәян итүче китапларының әһәмияте бәяләп бетергесез, һәм Юрий Владимирович моны яхшы аңлый иде. Аның район финанс бүлегендә баш хисапчы булып эшләгән әтисе Владимир Михайлович сугыш башында, 1941 елда фронтта һәлак була».

Шул килүендә Юрий Рождественский шулай ук Геннадий Александрович һәм Валерия Павловна белән дә күреште. Үзенең укытучыларын, сыйныфташларын, якыннарын изге сүзләр белән искә алды... Виталий Тимирясов истәлегенә турнир оештыру һәм аның үсеш тарихы белән кызыксынды.

Виталий Тимирясовның вафатыннан соң, ә ул 2013 елның маенда гүр иясе булды, Геннадий Горбатов балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директорына Виталий Тимирясов истәлегенә шахмат турниры үткәрү инициативасы белән мөрәҗәгать итә, спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов исә аның тәкъдимен рәхәтләнеп хуплый. Беренче турнир 2014 елда узды.

Шул рәвешле, район шахмат тарихында тагын бер матур йола барлыкка килде. Юрий Рождественский катнашырга ниятләгән VII турнир быел аның катнашыннан башка узды. Кызганыч....

Югары биеклекләргә ирешеп тә, гаҗәеп тыйнак, гади булып кала белгән бу шәхес турындагы истәлек анны якыннан белгән кешеләр хәтерендә якты образ булып сакланып калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев