Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бер сурәтнең тарихы

ТҮФЛИ КИЯРГӘ ХЫЯЛЛАНГАННАР

Без «Бер фотосурәт тарихы» сәхифәсен язуыбызны дәвам итәбез. Шушы көннәрдә редакциягә Иске Ибрай авылыннан педагогик хезмәт ветераны Кираметдин Шәяздановтан фотосурәт салынган хат килде.

Анда хат авторының хатыны Илсөяр Шәязданованың әнисе Рәхилә Мингазетдинова сурәтләнгән.

Рәхилә 1922 елда Яңа Кармәт авылында урманчы Галиәскәр Мингазетдинов гаиләсендә дөньяга килә. Гаилә хуҗабикәсе Сәхибелбәян хуҗалык эшләрен алып бара. Рәхилә Галиәскәр кызы истәлекләреннән билгеле булганча, әтиләре бик акыллы, зиһенле, зирәк, белемгә омтылучан, уңган кеше булган. Рәхилә дә әтисенә охшап, туры сүзле һәм принципиаль булып үсә.

Бөек Ватан сугышы башланганда аңа унсигез яшь булган. Рәхилә якын дусты Зәйнәб белән фронтка китәргә теләк белдереп, хәрби комиссариатка юл тоталар, анда кызларның теләген кире какмыйлар. Кызлар хәрби комиссариаттан кайтып та җитмиләр, артларыннан ук повестка китерәләр. Шулай итеп юлга җыена башлыйлар.

Сугыш башланып төгәл бер ел узгач, 1942 елның 11 июнендә китәләр алар дошманга каршы көрәшкә. Нурлатка кадәр җигелгән атта, аннан фронтка юнәлеш алган поездга утырып дәһшәтле сугыш кочагына ташланалар.

Сугышка аларны әтиәниләре генә түгел, бөтен авыл халкы елап догалар укып, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп озата. Менә шул догалар кызларның гомерен саклап калгандыр да инде. Алар икесе дә авылга исән-имин әйләнеп кайта, сугыштан соң икесе дә мәктәптә мөгаллимлек итәләр.

Әмма моңа кадәр озын сугышчан юл узарга, ачлыкны, сугышчан иптәшләрен югалту ачысын күп татырга туры килгән аларга. Воронеж янындагы сугышларда беренче тапкыр сугыш чирканчыгы алалар, аздан гына гомерләре өзелми кала. Күктә бихисап фашист самолетларын күреп хайран булалар яшь кызлар. Беренче бомбага тотылу. Алын-артлы шуыша барганда, дусты Зәйнәб, икәү бергә бармыйк, аерылыйк, ди. Сөйләшеп аерылышуга, нәкъ шул урынга бомба килеп төшкән, Рәхилә туфрак өеме астында кала. Аны Зәйнәп эзләп таба һәм госпитальгә озаталар. Шул рәвешле Зәйнәп аңа яңа тормыш бүләк итә.

Рәхилә җиңелчә яраланган була, кечкенә кыйпылчык аркасын яралый. Зәйнәб аны госпитальдә эзләп таба. Икесенең дә исән булуларына шатланалар кызлар. Тиздән Рәхилә дә сафка баса.

Кызлар зенитчылар булып хезмәт итәләр, Көнбатыш Европа илләрен фашизмнан азат итүдә катнашалар. Сугыш юллары буйлап узып, Польшага кадәр барып җитәләр, озак көтелгән Җиңү көнен Германиядә каршылыйлар.

Сугыш-сугыш белән, ә кызлар, үз Ватаннарының бәйсезлеген саклап, дошмага каршы батырларча көрәшсәләр дә, тормышта кызлар булып калалар, аякларындагы күн итекләрне – түфлиләргә һәм мамык ыштаннарны итәккә алыштыру хыялы белән яшиләр...

Фото архивтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев