Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бер сурәтнең тарихы

Шәһәрне сөт белән тәэмин итәргә кирәк иде

Мөхтәрәм укучылар! Бүген без сезнең игътибарга узган Совет чорының җитмешенче еллар азагыннан бер сурәт тәкъдим итәбез. Ул чакта ил белән Коммунистлар партиясе җитәкчелек итте һәм безнең җәмгыять Владимир Ленин күрсәткән юлдан коммунизмга таба атлады.

– Озак та үтми, Советлар Союзы таркала, бик күп һәм төрле партияләр пәйда була, – дип яза безгә әлеге сурәтне юллаган педагогика ветераны Михаил Пикмуллин. – Якты киләчәк юлын чүп үләннәре каплый, ә бу фотосурәттә гәүдәләнгән кешеләрнең күбесе бакыйлыкка күчә.

Ә әлегә безнең район партия оешмасында гына да меңнән артык коммунист исәпләнә. Аларның барысында да башлангыч партия оешмалары эшли, аларны парторглар җитәкли. Башлангыч оешма секретарьләре район колхозларын һәм совхозларын, район үзәгенең хезмәт коллективларын җитәклиләр һәм бөтен яклап та үрнәк булырга тырышалар.

Бу фотографиядә – «Победа» (Николай Сякаев), «Сөлчә» (Илья Айдов), Красные Герои (мин, Михаил Пикмуллин), Куйбышев исемендәге (Дмитрий Захаров)  колхозлары парторглары. Сурәт техникаларны язгы кыр эшләренә әзерләү буенча семинар вакытында Савгачта Карл Маркс исемендәге колхозның үзәк биләмәсендә төшерелгән. Бу көнне семинарның теоретик өлеше, һәрвакыттагыча, авыл клубында үтте.

Райкомның беренче секретаре Зәки Кәримов, икенче секретарь Евгений Копонев һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Марс Халитов президиумга күтәрелделәр, сизелеп тора йөзләре борчулы, бүген безгә яхшылык көтәсе юк. Алар өлкә комитетыннан авыл хуҗалыгындагы ниндидер җитешсезлек, мөгаен, савымның кимегәне өчен шелтә алганнардыр.

Ялгышмаганбыз икән – чәчүгә әзерлек барышы турында фикер алышканнан соң, терлекчелеккә күчтеләр. Берни дә эшләп булмый, түзәргә кирәк... Апрель ае һәрвакытта да савымның түбән булуы белән аерылып торды. Азыклар аз кала, экономияләргә туры килә. Бөтен өмет болыннарда. Ә терлекләрне анда чыгарырга иртәрәк әле. Безне ачуланалар – без дәшмибез. Каршы килеп кара! Шәһәр халкына сөт кирәк.

Барысы да шуның белән тәмамланды, хуҗалык җитәкчеләренә бары тик техника өчен генә җаваплылык йөкләнде, ә без, партоешма секретарьләренә – сөт җитештерү өчен җаваплылык. 

Безнең куратор итеп Евгений Копонев билгеләнде. Бу безне шатландырмый – Евгений Петровичның эшне кискен контрольләвен һәм сөт җитештерү күрсәткечләрен яхшыртуны атна саен таләп итәчәген беләбез.

Нәкъ менә шул көнне семинарда мин мондый сөт-партия эшеннән баш-аягым белән качарга, үземнең укытучылык хезмәтемә әйләнеп кайтырга кирәклеген төгәл аңладым.

Р.S.: Бу елны район язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыкты, бөртеклеләрдән, шикәр чөгендереннән мул уңыш алынды һәм аларны дәүләткә сату планы да, шулай ук сөт сату планы да үтәлде. Бу фотографиядә сурәтләнгән дүрт кешедән мин генә исәнсау.

 Фото:  Михаил Пикмуллин архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев