Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бер сурәтнең тарихы

Премия урынына – фоторәсем

1943 елның октябре. Бөтен көч тышкы дошманга каршы көрәшкә юнәлтелә. Ил эшче кулларга кытлык кичерә.

Заводларда станоклар янында яшүсмерләр һәм хатын-кызлар ачлык тан егыла. Әмма Бөек Ватан сугышы елларында да, ничек кенә авыр булмасын, СССР Хөкүмәте үсеп килүче буын турында кайгыртуны бер генә көнгә дә калдырмады. Укытучыларга вакытында хезмәт хакы түләгәннәр, чөнки балалар - илебезнең киләчәге дип саналган. Мәктәпләр бер генә көнгә дә ябылмаган. Кәгазь булмагач, укучылар газета, иске китап битләренә язып, аң-белем алалар.

Бу вакытта да район мәгариф бүлеге сәләтле укучыларны, уку отличникларын бүләкләү ысулларын таба. 30 ел элек Алексей Терентьев классташы һәм дусты Василий Атряскинга бүләк иткән бу фотографиядә - безнең район мәктәпләренең отличниклары һәм ударниклары сүрәтләнгән.

– Василийга -  дусты Алексейдан, - дип язылган  фото артында. - Хәтерлисеңдер, беренче чиректән соң безне, уку алдынгыларын, районның барлык мәктәпләреннән, истәлеккә фотога төшерү өчен, база мәктәбенә җыйдылар. Уйлап кара әле, дәһшәтле сугыш барганда да, безнең турыда ничек кайгырттылар бит!

Алексей Михайлович (рәсемдә ул ак күлмәктә беренче рәттә) Аксубай педагогика училищесын һәм институтны тәмамлаганнан соң озак еллар КПСС райкомында пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире һәм инструктор булып эшли. Җаваплы, тыйнак һәм ярдәмчел кеше буларак, аңа теләсә нинди сорау белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин иде. Тормыш иптәше Галина Алексеевна белән бергә кызы Елена һәм улы, педагогика ветераны Михаилны тәрбияләп үстерделәр. Михаил Әфганстанда хезмәт иткән. 

Р.S. Бәлки бу фотода  безнең газета укучылар үзләрен яки якын кешеләрен танып алырлар. Сездән дә шундый истәлекле фотосурәтләрегезне көтеп калабыз.

Фото гаилә архивыннан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев