Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бер сурәтнең тарихы

Мәктәп ачылган көн – хәтердә

Кадрда – безнең район тормышында соңгы чирек гасырдагы иң истәлекле вакыйгаларның берсе. Анда Аксубайда 3нче мәктәпне ачу тантанасыннан мизгел төшерелгән.

– Сурәт Республика Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы буенча төшерелде, – дип яза беренче тапкыр ТРның беренче Президенты канаты астында төзелгән мәктәпнең беренче директоры Валентина Селезнева.

Быел 3 сентябрьдә мәктәп ачылу, димәк, әлеге фотосурәткә дә төгәл 20 ел була! Ә барысы да кичә генә булган кебек. Бәйрәмнең һәр мизгелен хәтерлим.

Белем бирү учреждениесе төзелеше чорында директор булып Шамил Сәхабетдинов торды. Ә аны төзү эшләре ахырына якынлашканда, 2003 елның июль уртасында, район башлыгы Илһам Вәлиев кушуы буенча, директор итеп мине билгеләделәр. Минем укытучы сыйфатында да, җитәкче буларак та тәҗрибәмне исәпкә алганнардыр дип уйлыйм (моңа кадәр 18 ел укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләдем). Өстәвенә, коллективны мөмкин кадәр тизрәк тупларга кирәк иде, анда яшь укытучылар гына уникәү иде!

Сигезьеллык мәктәп директоры Александр Коробков белән эшләргә һәм тантанага укучылар Дима Семенов һәм Адель Яфизовны җәлеп итәргә кирәк булган сценарий буенча дулкынлануыбызны хәтерлим.

Бәйрәмне мин ачарга тиеш булсам да, мәктәптән символик ачкычны Шамил Сәхабетдиновка бирделәр.

Мәктәптә Минтимер Шәрип улы җитәкчелегендәге мәртәбәле кунаклар командасы ашханәгә узды, анда Президент, бәйрәмдә катнашучыларны гаҗәпләндереп, якын өстәлдән кайнар коймактан авыз итте һәм ризыкның сыйфатыннан канәгать калды. Компьютер классында Президент районның булачак чемпионы, өченче сыйныф укучысы Адель Купцов белән шахматта көрәште. Аннары делегация актлар һәм спорт залларын, китапханәне, уку кабинетларын карады.

Мәктәп фойесында М.Ш. Шәймиев республика басмалары журналистларына кыска интервью бирде. Һәм кинәт аның карашы миңа төбәлде. Минем бейджикны күреп, ул гаҗәпләнеп: – Валентина Алексеевна, Сез – мәктәп директорымы? – дип сорады. Президент һәм барлык кунаклар да мәктәп ачкычын тоткан ак күлмәкле кешене директор дип уйлаганнар икән. Ә ни өчен Сез үзегезне шулай тыйнак тотасыз? – диде Минтимер Шәрип улы. – Әйдәгез әле, мөгаллимлек өлкәсендә ничә ел эшлисез, бүләкләрегез бармы, сөйләгез? Минем бүләкләрем турында белгәч, ул тагын да гаҗәпләнде. Терсәгемнән йомшак кына алып: – Сез бу вакыйга истәлеге итеп Президент белән фотога төшүгә каршы түгел дип өметләнәм? – диде. Иң яхшы фотограф кайда? Әйдәгез, 3нче Аксубай мәктәбе директоры белән безне фотога төшерегез әле! Без мәктәптән чыктык.

Безне күреп, район мәгариф бүлеге мөдире Роза Сәхабетдинова да килеп басты. Хәзер инде тарихи булган әлеге сурәт менә шулай пәйда булды.

Шуннан соң минем дулкынлануым юкка чыкты! Ачылышка кадәр бер атна яуган яңгырлар өчен борчылуым да каядыр китеп югалды. Мин тантана бина эченә күчерелер дип борчылган идем. Шунысы гаҗәп, мәктәп ачылган көнне иртәдән кичкә кадәр кояш булды, ә 4 сентябрьдән янә бер атнага сузылган яңгырлар башланды. Мин мәктәп тирәсендә бер генә яшеллек булмавы өчен дә борчылдым, чөнки нигез салганда туфракның уңдырышлы катламын кырдырып алдылар һәм бары ташлар гына калды. Ә безгә Президент килгән төшкә бина тирәсен яшелләндерү йөкләмәсе бирелгән иде. Һәм тантанага кадәр дүрт көн алдан без коллектив белән территориягә арыш чәчтек һәм моннан нидә булса килеп чыгар дип өметләнмәдек тә. Өченче сентябрь көнне иртән мәктәпкә килгәч, шатлыгымнан сүзсез калдым. Яңгыр үз эшен эшләгән – мәктәп яны участогы 5-7 сантиметр биеклектәге яшел бәрхет белән капланган иде!

3нче мәктәпне ачу тантанасы минем күңелемдә менә шундый якты истәлек булып калды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев