Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бер сурәтнең тарихы

Кадерле укучыларыбыз!

«Авыл таңнары» газетасы «Бер сурәтнең тарихы» исемле яңа рубрика ача.

Һәр гаилә альбомында илнең икътисади үсешенең тарихи чоры белән бәйле  һәм гаиләнең  горурлыгы булган фотосурәтләр сакланадыр.

Анда сурәтләнгән кеше турында кыска гына хикәяләп ( бер дәфтәр битенә) безгә китерегез, ә без аны газетада сезнең шәрехләр белән урнаштырачакбыз. Бу нинди дә булса масштаблы төзелештән фотосурәт, мәсәлән,  нинди дә булса ГЭС төзүдән яисә район тормышындагы тарихи вакыйга булырга мөмкин.

Бәлки, сезнең әтиегез яки бабагыз Комсомол путевкасы  буенча Казахстанда чирәм җирләрне күтәрүдә катнашкандыр һәм сезнең альбомда әлеге җирләрдән тиешле фотолар бардыр. Болар барысы да - безнең уртак тарихыбыз, без аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшырырга тиеш.

«Авыл таңнары»газетасы оештырган  яңа проектка  ярдәм итәрсез дип ышанасы килә.

Фотоларны JPEG форматында электрон вариантта (теләсә кайсы USB Flash туплаучысы)  selnew@mail.ru  электрон почтасына җибәрергә яки безнең газета редакциясенә түбәндәге адрес буенча китерергә мөмкин:  шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Ленин урамы, 9 йорт.                                                                                                

Реклама.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев