Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бер сурәтнең тарихы

Бу – гади тарих кына түгел

Исәнмесез, хөрмәтле район гәзите хезмәткәрләре! «Бер фотосурәт тарихы» сәхифәсенә, соңга калып булса да, сезнең ярдәм белән тормышымда мөһим роль уйнаган кешегә “рәхмәт” әйтә алуыма ышаныч белән мөрәҗәгать итәм.

Карасу авылында тудым. Шулай килеп чыкты ки, әниемне, ул укытучы иде, Садыйкау авылына күчерделәр һәм сигез сыйныфны мин Трудолюбово авылында тәмамладым. Медицина училищесына укырга керергә хыялландым.

Әлбәттә инде, сыйныфташларымның кайберләре кебек, мин дә Чистай медицина училищесына гына кергән булыр идем. Тик әти-әнием мине, ундүрт яшьлек кызны, Казан шәһәреннән ерак булмаган Буага укырга җибәрделәр. Минем өч абыем әлеге шәһәрдә төрле институтларда укыганга, алар шулай хәл иткәннәрдер инде. Мин бүген моны дөрес карар дип уйлыйм.

Абыйларым ял көннәрендә чиратлап Буага минем янга киләләр, кайчакта мине үзләренә кунакка алып китәләр иде. Мин һәрчак аларның ышанычлы яклавы астында булдым. 30 нчы төркемдә укыдым, 1972 елда, училищены тәмамлагач, үз районыма җибәрделәр. Күпме еллар узса да, мин укытучыларымның берсе – Майоров Юрий Федорович (яисә Федулович?) тарафыннан үземә карата кайгыртучанлык хакында оныта алмыйм.

Мин, ерак авылдан килгән кызга ул һәрчак ярдәм кулы сузды, укуда – училищеда өч ел уку дәверендә китапханәдә булмаган уку әсбаплары белән, дус кызларым белән уку бинасына якынрак урыннан фатир эзләүдә булышты. Ул вакытта мин, үземнең беркатлылыгым белән, яхшы билгеләренә генә укыганга шулай булышадыр, дип уйлый идем.

Ә соңрак, күп еллар узгач, аның тумышы белән безнең районнан булуын очраклы рәвештә генә белдем. Бәлки шуның өчен дә ул миңа якташ буларак ярдәм итәргә тырышкандыр. Һәм шул еллар дәвамында мин танышларымнан, Майоров фамилияле табиб турында белмиләрме икән, дип гел сораштырып килдем. Кызганычка каршы, аның кайсы авылдан булуын бүгенге көнгә кадәр ачыклый алмадым.

Бәлки районда аның туганнары әле дә яшидер? Мин аларга аның искиткеч кеше, һөнәр остасы булуы турында, балалары да, оныклары да аның белән горурлана алырлар иде, дип әйтер идем. Әйе, уку учреждениесе дә яхшы, укытучылар да әйбәт иде. Яраткан район гәзите аша шуны әйтәсем килә, мин безнеке кебек уникаль, бердәм, күп милләтле районда яшәвем белән бәхетле.

Яшьлек елларыма әйләнеп кайтып шуны билгеләп үтәсем килә, ул чакта да, совет елларында да, кешеләрнең бер-берсенә ярдәмчел, кешелекле булуларын минем белән булган әлеге гади тарих тагын бер кат раслый.

Укытучымның туганнарының минем үтенечемә җавап бирүләрен сорыйм! Телефон номерым – район гәзите редакциясендә.

Фото Роза Минеголова–Мингалимова архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев