Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бер сурәтнең тарихы

«Безнең яшьлек еллары...»

Мөхтәрәм газета укучылар! “Бер фотосурәт тарихы” сәхифәсен дәвам итәбез. Әлеге хат авторы озак еллар Иске Ильдеряк урта мәктәбен җитәкләгән яңалыкка омтылучы мөгаллим Михаил Пикмуллин.

Гаилә альбомыннан алынган бу фотосурәт мине 1963 елның сентябренә алып кайта. Физрук Владимир Тимофеевич Убейкин безне Аксубай урта мәктәбе мәйданчыгына спорт бәйрәменә алып чыкты. Берничә минуттан без спорт мәйданчыгы тирәли йөгерәчәкбез....

Ә әлегә без директор Николай Александрович Атряскинның һәм уку мөдире Иван Пахомович Бобконың котлауларын тыңлыйбыз. Ура! Без 11 сыйныфта, тагын бер ел гына укыйсы калды. Әлегә бер генә нәрсә – җиңү турында гына уйлыйбыз! Мәктәп чемпионы буласы килә! Һәм мин моңа ирештем дә! Сыйныф җитәкчем Валентина Николаевна Бобкова мине котлый. Аның: «Афәрин, Миша!» дигән сүзләре бүген дә колагымда яңгырый.

Ә моңа кадәр бер ел алдан кызык хәл булды, аны да яхшы хәтерлим. Безнең мәктәп командасын Нурлатка ярышларга җибәрделәр. (Бу вакытта безнең район Октябрь районы составында иде). Тик барып җитә алмадык – безнең ГАЗ- 51 машинасы, юл кырыена төшеп китеп, әйләнеп капланды. Ә без – спортчылар һәм җанатарлар уңайлы гына җиргә сибелдек. Барыбыз да исән-сау калдык, зыян күрүчеләр булмады һәм бу әлеге ярышлар көненең төп җиңүе булды.

Икенче тапкыр инде Янилкин Николай Андреевич белән без Нурлатка барып кына җитмәдек, районда беренчеләр булдык. Әлбәттә инде, Иске Кармәттән Трофимова (исемен хәтерләмим!) булышлыгы белән. Кызганыч, мин ул чакта икенче урынны гына алдым.

Ул вакытта урта мәктәпләр унбер еллык һәм һөнәри әзерлеккә юнәлеш алган иде. Бу бик шәп булды! Безнең мәктәптә, мисалга, электрик, тәрбияче, агач остасы, механизатор белгечлекләренә өйрәттеләр. Безнең сыйныфта электр эшенә өйрәттеләр һәм тәрбиячеләр әзерләделәр.

Ә фотографиядә без (сулдан уңга) Миша Пикмуллин, Слава Елдашов, Боря Зюзин, Вова Варламов, Юля Янилкина, Лиза Кузьмина, Таня Кузьмина, Луиза Минхаерова, Әнисә Беляева, Нина Инзерева, Галя Казакова, Рая Тимочкина басып торабыз. Аннан соң булачак механизаторлар Анатолий Брызгалов, Анатолий Мокин, һәм шулай ук районда танылган кеше Саша Коробков. Үзенең хезмәт эшчәнлегендә ул район мәдәният бүлеген, озак еллар Аксубай сигезъеллык мәктәбен уңышлы җитәкләде. Һәрберебез турында да аерым-аерым сөйләп булмый, шуны гына әйтәсе килә – без зур хәрефләр белән язарлык укытучыларыбыз биргән бөтен яхшылыкны үзебезнең бөтен тормышыбыз аша алып бардык.

Безнең арттагы ике катлы бина – ветеринария станциясе.

Әлеге фото Слава Елдашовның ФЭД фотоаппараты белән төшерелгән дип уйлыйм. Ул чакта мондый фотоаппарат анырда гына иде.

Соңгы сүз: бу фото төшерлегәннән алып 56 ел вакыт узган. Быел, Ольга Соснова тырышлыгы белән, без очраштык. Тик очрашуда күпләр юк иде... Безнең укытучыларыбызның да күбесе якты дөньяда юк инде. Әмма Нина Алесандровна Гуляеваның, Елисей Мурзич Тимирясовның, Николай Андреевич Янилкинның безнең арабызда булуы күңелләргә тынычлык бирә. Очрашудан соң без үзебезнең команда белән туган мәктәбебез ишек төбендә фотога төштек. Тик бу бөтенләй башка фотосурәт һәм бөтенләй башка тарих....

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев