Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бер сурәтнең тарихы

Аның авыр язмышы

Әтием, Иван Рязанов, бер кызын һәм дүрт улын әнием тәрбиясенә калдырып, Бөек Ватан сугышы башлануга ук фронтка китә.

Сугышларның берсендә бер күзенә зыян килеп, госпитальдә дәваланганнан соң, әтине шунда санитар булып калдыралар һәм ул сугыш тәмамланганчы яралыларны карый. Кызганычка каршы, әтиемнең нинди частьләрдә, кайсы фронтларда сугышканын белмим.

Мин аның нинди ышанычлы гаилә башлыгы һәм үзенең биш баласы өчен яхшы әти булуы турында сөйләргә телим. Фронттан кайткач әти колхозга каравылчы булып урнаша. Балаларны аякка бастырырга һәм аларның киләчәге турында уйларга кирәк булганга, әти эштән соң кирпеч суга башлаган. Мич чыгарырга өйрәнгән.

Яңа йорт салып чыккан аксубайлыларның күбесенә мич чыгарып биргән Әти балчык алу өчен карьерны үзебезнең бакчада ук булдырды. Өлкән абыйларым аңа балчыкны сарайга ташырга булышалар иде. Тик аны туфрактан чистартуны бер генә малаена да ышандырмый иде – моны ул һәрвакыт үзе эшләде. Кем буш, шул әтигә кирпеч ясарга булыша иде.

Кышын әти заказ буенча киез итекләргә төп сала иде, гаилә өчен чабата үргән вакытлары да булды. Еллар уза торды... Өч абыем бер-бер артлы армиядә хезмәт итеп кайттылар. Кемдер алга таба укуын дәвам итте, кемдер эшкә урнашты. Өч абыема да әти зур йортлар салырга булышты. Коры, эссе җәйләрнең берсендә (кайсы ел булгандыр, хәтерләмим) безнең урамда янгын чыкты, янгын 18 йортны көлгә әйләндерде, шул исәптән безнең төп йортны һәм бер абыйның йортын да. Шулай итеп, алты кеше мунчада яши башлый.

Ул каһәрле көнне, әти, акырып елыйсы урынга, кычкырып җырлап җибәргән! Менә нинди көчле рухлы булган ул. Акрынлап әти үзенә дә йорт торгызган һәм бөтен улларына аерым йортлар салуда ярдәм иткән. Апаны кияүгә биргән. Абыйларым да, фронтовик әтием дә ул чакта җирле хакимияттән ярдәм сорамаганнар, хәер ул вакытта мохтаҗларга фатирлар бирә башлаган булсалар да. Әти горур булган, беркем алдында да тез чүкмәгән.

Бу мәкаләне фотосүрәт белән бергә Михаил Рязанов тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев