Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бер сурәтнең тарихы

Алар беренчеләр булганнар

Безнең беренче «Бер фотосурәт» тарихы. Июль аенда илебез Байкал-Амур магистрален төзи башлауның 45 еллыгын билгеләп үтә.

Тында шәһәрендә, «БАМ башкаласы»нда бәйрәм башланды инде. Шуңа бәйле рәвештә, безнең «бер фотосурәт тарихы» рубрикасындагы беренче сәхифә нәкъ менә Байкал Амур Магистрале төзелеше белән бәйле тарих булачак.

  – Без Көньяк Якутиягә 1977 елның март ахырында килдек һәм Золотинка бистәсенә урнаштык – дип яза фото авторы Владимир Черников.- «БАМстроймеханизация» трестының МК-157 механикалаштырылган колоннасына урнаштык. - Коля Макаров Э-652 экскаватор экипажы составында эшли башлады, мин Володя Алексеев белән бергә КрАЗ-256-Б үзбушаткычына утырдым. Бер ел уңышлы эшләгәч, алдынгы экипаж буларак, без  яңа 14 титонлы «Магирус» үз бушаткычы  алдык. Техника тәүлек буе диярлек эшләде, бары тик төшке аш һәм смена алышынган вакытта гына туктап торды. Бер атна дәвамында көндезге, бер атна төнге сменада эшләдем.

Золотинка бистәсе илгә алтын табучы бистә буларак кына билгеле түгел,  ә бәлки Бамчылар  бистәсе буларак та билгеле. Без яши торган тулай торак, хатын-кызлар һәм балалар килү белән, кечкенә фатирга  әйләнә башлады. Без анда бер бүлмәне ике өлешкә одеял һәм простынялар белән бүлдек.

Бер өлешендә ялгызаклар, икенче өлешендә – балалары белән ике гаилә пары урнашкан. Юл Нерюнгрига якынрак барганда, безнең гаиләләр аерым вагоннарда урнашты, аларда ике кыш яшәдек. Температура бервакыт -63 градуска кадәр төште. Бу чорда бездә Ваняның икенче улы туды. Хатыны эшләгәнлектән, олысы Павлик кече яшьтәге балалар белән уйнарга да, тайгага җиләк җыярга да өлгерә, дуслары Таня Макарова һәм Наташа Панькова белән урамда да йөри. Бу вакыт эчендә без Золотинка һәм Беркакит станцияләрендә беренче поездларны очраттык.  

Аларга кадәр юлны һәм станцияләр мәйданчыкларын безнең мехколонна салды. Чөнки кисешкән урын сопкалардан гына торган, шуңа да шартлаулар бер-бер артлы була иде. Минем хатыным Галина да шартлаткычлар бригадасында эшләде. Бу минем тормышымның иң бәхетле чорларының берсе иде.

Фотода: Владимир Черников (үзәктә) үзенең «Магирус» дуслары белән.

Беркакит станциясендә беренче поезд очрашуы. Владимир Черников улы һәм дуслары белән тепловозда. 1978 ел нәтиҗәләре буенча Владимир Черников транспорт төзелеше министрлыгының күкрәк билгесе белән бүләкләнгән һәм социалистик транспорт төзелеше ярышлары отличнигы дип танылган.

Фото Владимир Черников архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев