Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Зур бер гаилә сыман

Урмандеево "Балалар бакчасы-башлангыч мәктәп" комплексы каршындагы балалар бакчасына 23 бала йөри. Аларны тәрбияләү белән ике педагог шөгыльләнә. Тамара Карпухинаның хезмәт стажы - 32 ел, ә Ирина Калининаның 28 ел тәшкил итә. Авылда белем бирү учреждениесе халык күз алдында булган социаль-мәдәни объект. Биредә барысы да бер-берсен яхшы белә, балалар монда тәрбияләнгәнгә,...

Урмандеево "Балалар бакчасы-башлангыч мәктәп" комплексы каршындагы балалар бакчасына 23 бала йөри.


Аларны тәрбияләү белән ике педагог шөгыльләнә. Тамара Карпухинаның хезмәт стажы - 32 ел, ә Ирина Калининаның 28 ел тәшкил итә.

Авылда белем бирү учреждениесе халык күз алдында булган социаль-мәдәни объект. Биредә барысы да бер-берсен яхшы белә, балалар монда тәрбияләнгәнгә, таләпләр дә зуррак.

-Әлбәттә инде, барысы да безнең балаларга, ата- аналарга, коллективка карата мөнәсәбәтебезгә бәйле, - дип сөйли Ирина Музилеева. - Без алдыбызга куелган барлык бурычларны да үтәргә тырышабыз.

"Балалар бакчасы-башлангыч мәктәп" комплексы җитәкчесе Ирина Музилеевага педагог кына түгел, ә инде идарәче, хуҗалык мөдире, шәфкать туташы да булырга туры килә. Тәрбияләү процессын дөрес оештыру һәм камилләштерү өчен укытучы белеме кирәк.

Идарәче буларак, аңа ике коллективны җитәкләргә туры килә. Хуҗалык мөдире һәм шәфкать туташы буларак, балаларны җылылык, тулы сыйфатлы тукландыру белән тәэмин итәргә. Ә Ирина Анатольевна барысына да өлгерә.

Бакчага төрле яшьтәге балалар йөри. Балалар зур бер гаиләдәге кебек тәрбияләнәләр. Зуррак балалар кечерәкләрен карыйлар, алар белән уйныйлар. Балаларның аз булуы педагогларга һәр сабый белән аерым шөгыльләнү мөмкинлеге бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев