Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Зона этабында катнашачаклар

Узган атнада 2 нче Аксубай урта мәктәбендә профилактика отрядлары республика бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Әлеге бәйгенең максаты балалар һәм яшьләр арасында хокук саклау хәрәкәтенең үсешенә һәм хокукый тәрбия нигезләрен ныгытуга юнәлдерелгән иде. Бәйге берничә этаптан торды. Ун белем бирү учреждениеләре компетентлы жюри хөкеменә отрядның визит карточкасын, иҗтимагый проект, сафка тезелү...

Узган атнада 2 нче Аксубай урта мәктәбендә профилактика отрядлары республика бәйгесенең муниципаль этабы үтте.


Әлеге бәйгенең максаты балалар һәм яшьләр арасында хокук саклау хәрәкәтенең үсешенә һәм хокукый тәрбия нигезләрен ныгытуга юнәлдерелгән иде.


Бәйге берничә этаптан торды. Ун белем бирү учреждениеләре компетентлы жюри хөкеменә отрядның визит карточкасын, иҗтимагый проект, сафка тезелү әзерлеген, интеллектуаль бәйге тәкъдим иттеләр. Жюри составында мәктәптән тыш эшләр үзәге, яшьләр эше һәм спорт бүлеге, балигъ булмаганнар эше буенча комиссия вәкилләре бар иде. Чараны мәгариф бүлеге оештырды.
"Визитка" бәйгесе иң күркәм мизгел булды. Монда темага тәңгәл килү, актерлык осталыгы һәм нәфис сүз, презентациянең үзенчәлеге бәяләнде. Иҗтимагый проект бәйгесенә дә отрядлар җитди әзерләнгәннәр иде, алар проектның актуальлеген, көтелгән нәтиҗәләрне расладылар. Интеллектуаль бәйге уен-викторина рәвешендә үтте.


Жюри карары буенча, 2 нче номерлы Аксубай урта мәктәбенең "Максимум" хокук бозуларны профилактикалау отряды җиңүче дип табылды.
Бу балалар безнең районны зона этабында тәкъдим итәчәкләр.


Аксубай лицееның "Бердәмлек" отряды яхшылык һәм явызлык темасына пантомима белән "Иҗади бәйге" номинациясендә җиңүче булды. "Интеллектуаль бәйге" номинациясендә Иске Ильдеряк мәктәбеннән "Голос" командасына тиңнәр булмады. Иске Кыязлы урта мәктәбенең "Без" отряды үзләренең "Кайгыртучанлык һәм изгелек" проектының актуальлеген раслап "Иҗтимагый проект" номинациясендә җиңү яуладылар.


Сафка тезелеп басу смотр-бәйгесендә Иске Тимошкино урта мәктәбенең "Витязь" отряды белемнәренең төпле булуын күрсәттеләр.
Калган биш команда сертификатлар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев