Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Үзләре үстерәләр

Чув. Енорускино урта мәктәбенең мәктәп яны территориясе - ботаника һәм биология дәресләрен нигезле өйрәнүдә тәҗрибә участогы гына түгел, ә мәктәп ашханәсе табынына яшелчәләр үстерү өчен чын бакча да булып тора. Биредә иртә яздан балалар мәш килеп эшли башлыйлар. Быел да шулай булды укучылар җирне бергәләшеп казып кишер, чөгендер, борыч, помидор...

Чув. Енорускино урта мәктәбенең мәктәп яны территориясе - ботаника һәм биология дәресләрен нигезле өйрәнүдә тәҗрибә участогы гына түгел, ә мәктәп ашханәсе табынына яшелчәләр үстерү өчен чын бакча да булып тора.


Биредә иртә яздан балалар мәш килеп эшли башлыйлар. Быел да шулай булды укучылар җирне бергәләшеп казып кишер, чөгендер, борыч, помидор һ.б. яшелчәләрне утырттылар. Биология укытучысы Любовь Маркитанова җитәкчелегендәге производство бригадасы җәй дәвамында үсентеләрне тәрбияләде, түтәлләрне утады, эшкәртте. Алексей Миронов, Светлана Еремеева, Дима Кудряшов, Мария Чеканкина, Евгений Еремеев, Виталий Никонов, Иван Енизеркин, Вадим Овчинников, Людмила Наумова, Кристина Прокопьева аерым тырышып эшләделәр.
Уңыш та мулдан булды. Производство бригадасы әгъзалары Татьяна Миронова, Анна Жаркова, Сергей Никонов, Саша Енизеркин, Игорь Чураев, Яна Маркина, Ксения Еремеева, Ксения Миронова һәм башка укучылар көз көне дәресләрдән соң уңышны җыеп алдылар. Мәктәп ашханәсе өчен яшелчәләр уку елы дәвамына җитәчәк. Яшелчәләрнең кайберләре кышкыга консервланган, тозланган да хәтта. Шуның белән бергә мәктәп бакчада балалар тырышлыгы белән үстерелгән продукциянең артып калган өлешен, уңыш юкка чыкмасын өчен, халыкка түбән бәядән сатуны да оештырган. Алар сатып алучыларны теләсә кайсы вакытта кабул итәргә әзер. Базарга алып барыр өчен техника, ягулык кирәк, шуның өчен сәүдәне урында оештыру күпкә яхшырак. Ә акча бервакытта да артык түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев