Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Үзидарә көне

Укытучылар көнендә 3 нче Аксубай урта мәктәбендә традицион үзидарә көне үткәрелде. Иртә гадәттәгечә башланды. Бөтен мәктәптә бәйрәм мохиты хөкем сөрде. Өлкән сыйныф укучылары мәктәпкә укытучылардан алдан килделәр. Мәктәп бусагасында укытучы пәйда булу белән коридор буйлап тезелгән укучылар "Котлыйбыз!" дип, каршы алып, чәчәк букеты бүләк иттеләр. Башлангыч мәктәп бинасында да, укытучыларны...

Укытучылар көнендә 3 нче Аксубай урта мәктәбендә традицион үзидарә көне үткәрелде.


Иртә гадәттәгечә башланды. Бөтен мәктәптә бәйрәм мохиты хөкем сөрде. Өлкән сыйныф укучылары мәктәпкә укытучылардан алдан килделәр. Мәктәп бусагасында укытучы пәйда булу белән коридор буйлап тезелгән укучылар "Котлыйбыз!" дип, каршы алып, чәчәк букеты бүләк иттеләр. Башлангыч мәктәп бинасында да, укытучыларны шулай ук шат йөз белән каршыладылар. Укучылар бу көнне укытучыларны ял иттерделәр. Иртән иртүк директор кәнәфиенә унберенче сыйныф укучысы Рөстәм Сәйфетдинов утырды, секретарь урынын аның сыйныфташы Женя Ермолаев алды.
Кыңгырау чыңлаганнан соң унынчы һәм унберенче сыйныф укучылары дәрес үткәрергә ашыктылар. Укытучыларга үз бүлмәләрендә дулкынланып дәрес тәмамланганны гына көтеп утырасы калды. Балалар дәресләрне укытучылары кебек алып бардылар. Яшь "укытучыларның" кайберләре өчен әлеге дәресләр эзсез калмаска да мөмкин, бер ничә елдан алар мәктәпкә чын укытучылар булып кайтырлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев