Аксубаево
  • Рус Тат
  • Заманча технологияләр турында сөйләштеләр, бүләкләр алдылар

    Мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе, гадәттәгечә, күргәзмәдән башланды. Монда районның белем бирү учреждениеләре "Мәктәп дәресләрдән соң", "Мәктәп яны участоклары", "Физкультура-сәламәтләндерү юнәлеше" дигән өч юнәлеш буенча үз казанышларын тәкъдим иттеләр. Кубок, медальләр, грамоталар, укучылар һәм укытучыларның иҗат эшләре, техника иҗаты буенча уйлап табылган әйберләр, мәктәп музее экспонатлары, чәчәкләр, яшелчәләр-мәктәп горурлана алырлык һәр...

    Мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе, гадәттәгечә, күргәзмәдән башланды.

    Монда районның белем бирү учреждениеләре "Мәктәп дәресләрдән соң", "Мәктәп яны участоклары", "Физкультура-сәламәтләндерү юнәлеше" дигән өч юнәлеш буенча үз казанышларын тәкъдим иттеләр. Кубок, медальләр, грамоталар, укучылар һәм укытучыларның иҗат эшләре, техника иҗаты буенча уйлап табылган әйберләр, мәктәп музее экспонатлары, чәчәкләр, яшелчәләр-мәктәп горурлана алырлык һәр нәрсәне район Мәдәният йорты янында, урамда күреп була иде. Балалар бакчаларында кулланылган мәгълүмат технологияләре дә тәкъдим ителде. Аксубай универсаль технологияләр техникумы, һәрвакыттагыча, камыр ризыклары, тозланган яшелчәләр, иҗат эшләре күргәзмәсе оештырган. Быел районның барлык мәктәпләрендә дә мәктәп формасы кертелде. Балалар сайлап алынган үрнәкләрне җыелган кунакларга тәкъдим иттеләр.
    Нигездә кара яки кара-зәңгәр төстәге сарафан, юбка һәм жилетлар сайлап алынды. Совет чорындагы формаларны да сайлаучылар булды.
    Беренче сыйныфка баручы ун бала аеруча шатланды-алар "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары кулыннан букча алдылар.
    -Быел мәктәпләр һәм балалар бакчаларын ремонтлауга бихисап средство тотылды,-дип әйтте район башлыгы Камил Гилманов. -Министрлык та, район фонды да средство бүлеп бирде. " Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясендә эшмәкәрләр, эре фирма җитәкчеләре актив катнаштылар. Төзүчеләребезгә дә рәхмәтнең иң олысын әйтәсе килә. Гомумән белем бирү учреждениеләре укытучылары, директорларына тирән рәхмәтемне белдерәм.
    Пленар утырышта "Шәхес укыту һәм тәрбияләү нәтиҗәлелеген күтәрү нигезе буларак, район мәгариф бүлеге системасында заманча технологияләр куллану" дигән доклад белән мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина чыкты. Әлбәттә инде, утырышның бүләкләү өлеше аеруча тантаналы булды.
    Рәсәй Федерациясе мәгарифенең Мактаулы хезмәткәре" дигән исем Галина Беловага (Иске Ильдеряк мәктәбе), Александр Крмаковка (Иске Үзи) бирелде. Район башлыгы Камил Гилманов Иске Үзидән Ирина Матвеевага, 3 нче Аксубай урта мәктәбеннән Зинаида Козловага, Татьяна Титовага, Савгачтан Анатолий Охотниковка, Иске Ильдеряктан Светлана Альметкинага, Иске Мокшинодан Людмила Гавриловага грант тапшырды.
    Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә ирешкән уңышлары өчен республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Гөлнур Манюрова "Буратино" балалар бакчасы мөдире Гөлшат Гыйльметдиновага РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Иске Савруш мәктәбе директоры Ирина Герасимова һәм Такталы мәктәбе укытучысы Фәнил Зарипов "Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр. Озак еллар буена намуслы эшләгәннәре өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән Зөлфирә Камалова (Иске Кыязлы), Надежда Копанева (Түбән Баланда мәктәп-балалар бакчасы комплексы), Валентина Краснова (мәк-тәптән тыш эшләр үзәге), Елена Шугаева (Иске Мокшино), Сания Мостафина ("Колобок" балалар бакчасы) бүләкләнде. Белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына хәзерләүдә аерылып торганнарга да кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Болар-Наталья Воронина (Кәкре Күл), Вячеслав Миронкин (Аксубай лицее), Тәслимә Идиятуллина (Яңа Үзи), Ирина Герасимова (Иске Савруш), Ольга Копанева (Түбән Баланда башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы), Гөлфия Гатина (Трудолюбово башлангыч мәктәп-балалар бакчасы), Рәмзия Нәсыйбуллина (2 нче Аксубай балалар бакчасы), Зөлфирә Идиятуллина (Кәкре Күл балалар бакчасы), Алексей Буинский (Карасу), Ландыш Кәбирова (Рус Кармәте), Вера Львова (Сөнчәле балалар бакчасы), Любовь Питимирова (Иске Үзи балалар бакчасы).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: