Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Заманча белем бирү ничек була?

Узган елга йомгак ясау, шулай ук яңа уку елында муниципаль белем бирү системасын үстерүнең яңа таләпләрен, мөмкинлекләр һәм перспективаларны билгеләү турында сөйләвен үтенеп без мәгариф бүлеге башлыгы Әминә Вәлиуллинага мөрәҗәгать иттек. -Узган елда оптималь белем бирү челтәрен формалаштыру һәм белем бирү оешмаларының материаль-техник базасын ныгыту буенча билгеле күләмдәге эшләр башкарылды,-...

Узган елга йомгак ясау, шулай ук яңа уку елында муниципаль белем бирү системасын үстерүнең яңа таләпләрен, мөмкинлекләр һәм перспективаларны билгеләү турында сөйләвен үтенеп без мәгариф бүлеге башлыгы Әминә Вәлиуллинага мөрәҗәгать иттек.

-Узган елда оптималь белем бирү челтәрен формалаштыру һәм белем бирү оешмаларының материаль-техник базасын ныгыту буенча билгеле күләмдәге эшләр башкарылды,- диде Әминә Кәримовна. -Районның мәгариф системасы 33 белем бирү оешмасын, 29 мәктәпкәчә белем бирү оешмасын, бер урта һөнәри белем бирү учреждениесен үз эченә ала. Узган ел укучылар саны 3581гә җиткән ."2012-2015 елларда гомуми белем бирү мәктәпләрен капиталь ремонтлау" республика программасына районның "яше 30дан арткан" 16 мәктәбе керде. 2014 елда районның 3 мәктәбендә ремонт үткәрелә, әлеге эшләргә 23 миллион 436 мең 500 сум акча бүлеп бирелде.
Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә балалар бакчасы төзүгә -130 миллион 829 мең сум, Түбән Татар Майнасы авылында балалар бакчасы төзүгә 45 миллион 350 мең сум акча бүлеп бирелде.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы линиясе буенча район мәктәпләренә 295,5 мең сумлык спорт җиһазлары, 323 мең 222 сумга спорт инвентарьлары сатып алынды.
Узган уку елында районның 5 белем бирү оешмасы "РИТЕХ" ААҖ линиясе буенча грантка ия булдылар: "Ләйсән" балалар бакчасы-500 мең сум; Аксубайның 3 нче һәм 2 нче номерлы мәктәпләре-300шәр мең; "Буратино" балалар бакчасы -168 мең; Иске Ильдеряк урта белем бирү мәктәбе-150мең сум.

Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын мультимедияле техника һәм укытуның интерактив чаралары белән тулыландыру буенча җитди адымнар ясалды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы буенча балалар бакчалары ноутбуклар ( 61 данә) һәм проекция техникасы комплектлары белән тәэмин ителде.
Муниципаль бюджет средстволары хисабына 23 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы видеокүзәтү системалары белән җиһазландырылды. Медицина җиһазлары, канцелярия товарлары, уенчыклар сатып алынды.

Узган уку елында укытучыларның хезмәт хакы 6 мең 679 сумга артты һәм 25 мең 256 сум тәшкил итте. Ә мәктәпкәчә оешмаларда эшләүче педагогларның уртача хезмәт хакы 12 мең 757 сум.

-Шуңа күрә белем бирү сыйфатын күтәрүне таләп итү нигезле булып тора. Бүген без начар эшли алмыйбыз!-дип ассызыклады мәгариф бүлеге җитәкчесе.

2010-2015 елларда Татарстан Республикасында "Киләчәк"-"Будущее" белем бирү стратегиясе кысаларында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын балаларга ике дәүләт телен укыту буенча уку-методик комплектлар белән тулыландыру дәвам итә. "Буратино" балалар бакчасы (җитәкчесе Гөлшат Гелметдинова ) һәм "Ләйсән" балалар бакчасы (җитәкчесе Рәмзия Сафиуллина ) 1 миллион сумлык "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" грантына ия булдылар. Хәзерге вакытта мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына 208 бала чиратта тора. - Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре һәм әлеге оешмаларда эшләүчеләр исеменнән яңа балалар бакчасын төзүдә булышлык күрсәткән Татарстан Президентына, ТР мәгариф һәм фән министрына һәм район хакимиятенә зур рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә,-дип билгеләп үтте мәгариф башлыгы.
Төп гомуми белем бирү программасын үзләштергән чыгарылыш укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясе йомгаклары белем бирү сыйфаты күрсәткечләренең берсе булып тора.
Агымдагы елда районның гомуми белем бирү оешмаларында белем алган 9 сыйныф укучыларының 4 фән (математика, җәмгыять белеме, биология һәм физика) буенча туплаган баллары республика күрсәткечләреннән югары булды, калган фәннәр (рус теле, информатика һәм ИКТ, химия һәм география) буенча дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре күпкә түбән. БДИны унберенче сыйныфны тәмамлаган 246 укучының барысы да тапшырды. Егерме укучы югары нәтиҗәләргә ирештеләр, алар арасында 4 укучы "Укудагы аерым уңышлар өчен" республика медале белән бүләкләнде. 90нан артык балл җыйган 8 укучы Аксубай районы башлыгы грантына ия булды.
Профиль алды әзерлеген кертү һәм профильле белем бирү укучыларның шәхси ихтыяҗларын исәпкә алу, шәхси белем бирү траекторияләрен төзү мөмкинлеге бирә. Профильле белем бирү-100 процент, профильле белем бирү программалары буенча укыту 32 процент (2013 елда 26 процент булган) тәшкил итә. Анализлардан күренгәнчә, соңгы еллар дәвамында уку процессында катнашучыларның физика-химия һәм химия-биология профильләренә таләбе зур.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Сингапур компаниясенең уртак программасы кысаларында укытучыларның һөнәри осталыгын үстерү буенча "XXI нче гасырда укуларны үзгәртеп кору" һөнәри үсеш программасын тормышка ашыру башланды. Быелгысы уку елында 16 белем бирү оешмаларыннан (48 процент) 242 педагогик хезмәткәр ике көнлек тренинг узды һәм үзләренең дәресләрендә Сингапур алымнары элементларын куллана башлады. "ТРның өстенлекле мәктәпләре" программасын тормышка ашыру кысаларында 3 нче Аксубай урта мәктәбенең инглиз теле укытучы Нина Краснова Сингапурның белем бирү һәм фәнни оешмаларында стажировка үтүгә грант алды.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан белем бирү оешмаларының идарә итү потенциалын үстерүгә аерым игътибар бирелә.
3 нче Аксубай урта мәктәбе директоры Җәмилә Вәлиева үзебезнең һәм чит илләрнең эш тәҗрибәсен өйрәнү һәм җәелдерү кысаларында Бөекбританиянең белем бирү оешмаларында стажировка үтүгә ТР Президентының "Алгарыш" гранты иясе булды.
Математика укытучыларының дистанцион олимпиадасында ике тапкыр призер булган педагоглар Яңа Ибрай урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Рушания Гафиятова, Мөнирә Аюпова (Аксубай лицее), Владимир Королев ( 3нче Аксубай урта мәктәбе) 2014 елда "Мәгариф" өстенлекле милли проект җиңүчеләре булдылар. Иске Мокшино урта мәктәбенең география укытучысы-авторлык программалары һәм электив курслар республика конкурсы призеры, Иске Ильдеряк урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Светлана Альметкина - республика медотик эшләнмәләр бәйгесе призеры булдылар. Район дәрәҗәсендә бары тик алдынгы мәктәпләргә генә түгел, шулай ук инфраструктурасының җиһазланышы, укучыларның уку нәтиҗәләре буенча артта калган белем бирү оешмаларына даими игътибар бирергә кирәк.
Баланы иртә яшьтән үстерү стандартларының берсе булган мәктәпкәчә белем бирүнең федераль стандартларын кертү буенча мөһим эшләр башкару күздә тотыла.
-Яңа белем бирү стандартларына күчүгә бәйле эшләрне гамәлгә ашырып, бер-берең белән ярышырга, ашыгырга түгел, ә әлеге эшнең сыйфаты, аның тулы әзерлек шартларында үтүе турында уйларга кирәк. Чөнки яңа белем бирү стандартлары - ул яңа әсбаплар, белем бирү технологияләре генә түгел, укучылар һәм укытучыларга белем бирүне югарырак дәрәҗәдә дәвам итү өчен этәргеч көч булып тора, - дип ассызыклады Әминә Вәлиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев