Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Үз мәктәбеңә ярдәм ит!

Татарстанда "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" республика акциясе старт алды. Беренче тапкыр ул 2013 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча үткәрелгән иде. Акциянең беренче елында Аксубай районы мәктәпләрен элек тәмамлаучылар район мәктәпләренә бер миллион сумнан артык матди ярдәм күрсәткән. Кайберләре акча бирсә, икенчеләре төзелеш материаллары, җиһазлар белән тәэмин иттеләр....

Татарстанда "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" республика акциясе старт алды.



Беренче тапкыр ул 2013 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча үткәрелгән иде.


Акциянең беренче елында Аксубай районы мәктәпләрен элек тәмамлаучылар район мәктәпләренә бер миллион сумнан артык матди ярдәм күрсәткән. Кайберләре акча бирсә, икенчеләре төзелеш материаллары, җиһазлар белән тәэмин иттеләр.


"Үз мәктәбеңә ярдәм ит - 2015!" республика акциясе Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, "Татмедиа" АҖнең матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агетлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелә.


- "Соңгы елларда ТР җөмһүрияте белем бирү биналарының материаль-техник базаларын яхшырту өчен күп нәрсә эшли: мәгълүматлаштыруның күләмле программасы тормышка ашырыла, биналарга капиталь ремонт ясала, гомуми һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә җиһазлар кайтарыла", - дип әйтелә ТРның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында. - Төрле программаларны тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан акча бүлеп бирелә. Әмма ләкин уку-тәрбияләү процессын заманча таләпләр кысаларында алып бару, укучыларга тиешле шартлар тудыру өчен әлеге средстволар гына җитешми. Җәйге каникул чорында ата- аналар ярдәме белән сыйныфларга җиңелчә ремонт ясала, тик шулай да иганәчеләр ярдәменнән башка хәл итә алмаслык күпсанлы проблемалар кала. Һәр мәктәптә, көллияттә һәм техникумда элекке укыган, ә бүген мул тормышта яшәгән кешеләр бар. Аларның һәркайсының яраткан укытучысы булгандыр. Туган мәктәбегезне кайтып күрергә мөмкинлек табарга тырышыгыз. Аның проблемалары белән кызыксыныгыз һәм исегездә тотыгыз - үткәнне онытмаганның киләчәге бар!

Фото https://www.google.com/url?sa=i&rct=j&q=&esrc=s&source=images&cd=&cad=rja&uact=8&ved=0CAcQjRxqFQoTCK-D57vilsYCFULbLAodFFABHQ&url=https%3A%2F%2Fedu.tatar.ru%2Fbauly%2Fp-tumbarla%2Fsch%2Fmain-news&ei=ZG2BVa_BOsK2swGUoIXoAQ&bvm=bv.96041959,d.bGg&psig=AFQjCNEXhju7T3ZkyVtULHn4YA8J3CO3Bw&ust=1434631868220890 сайттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев