Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Үз ансамбльләре

Беловка авыл мәдәният йортында "Деревенька" чуаш вокаль ансамбле актив эшләп килә. Авылда әлеге җыр коллективы биредә Казан мәдәният институтын тәмамлап кайткан баянчы Тамара Андреева пәйда булгач оеша. Шул көннән башлап коллектив сәхнә тәҗрибәсе туплый башлый, концертлар күпсанлы тамашачыларны үзенә җыя. Авыл мәдәният йорты директоры Тамара Андреева һәм сәнгать җитәкчесе Сергей...

Беловка авыл мәдәният йортында "Деревенька" чуаш вокаль ансамбле актив эшләп килә.


Авылда әлеге җыр коллективы биредә Казан мәдәният институтын тәмамлап кайткан баянчы Тамара Андреева пәйда булгач оеша. Шул көннән башлап коллектив сәхнә тәҗрибәсе туплый башлый, концертлар күпсанлы тамашачыларны үзенә җыя. Авыл мәдәният йорты директоры Тамара Андреева һәм сәнгать җитәкчесе Сергей Уланов авыл кешеләрен уртак мәнфәгатьләргә берләштерә алдылар. Коллективта төрле яшьтәге кешеләр, пенсионерлар да, авыл учреждениеләре хезмәткәрләре дә, укытучылар да бар. Алар авылның мәдәни тормышында теләп катнашалар.
Вокаль ансамбльнең репертуары төрле. Ул нигездә чуаш җырларын иҗат итүче авторларның заманча җырларын башкара. Шуның белән бергә әбиләребездән безнең көннәргәчә килеп ирешкән борынгы җырлар да репертуарга кертелгән. Коллектив авыл кешеләрен концертларда, ял кичәләрендә үзенең җырлары белән шатландыра. Аны районда чыгыш ясарга да еш чакыралар. Мисалга, ансамбль коллективы күптән түгел көзге ярминкәдә үзешчән артистлар концертында катнашты (рәсемдә) һәм тамашачылар алар чыгышын җылы каршыладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев