Аксубаево
  • Рус Тат
  • Юлда имин хәрәкәт өчен

    Яшь юл хәрәкәте инспекторлары "Имин тәгәрмәч" бәйгесенең район этабында очрашты. Районның гомуми белем бирү мәктәпләреннән килгән 20 команда юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүдә көч сынашты. - Бәйгенең төп максаты булып юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгән гражданнар тәрбияләү, балаларның юлда имгәнүен кисәтү тора, - дип аңлата Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз...

    Яшь юл хәрәкәте инспекторлары "Имин тәгәрмәч" бәйгесенең район этабында очрашты.

    Районның гомуми белем бирү мәктәпләреннән килгән 20 команда юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүдә көч сынашты.

    - Бәйгенең төп максаты булып юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгән гражданнар тәрбияләү, балаларның юлда имгәнүен кисәтү тора, - дип аңлата Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалтдинов. - Әлеге ярышларны без гадәттә җәйге каникуллар алдыннан уку елы азагында уздырабыз. Ә бит юидчылар урамнарда, юлларда һәм мәктәп яны лагерьләрендә имин йөрү кагыйдәләрен пропагандалауда безнең төп ярдәмчеләребез.

    Бәйгене районның дәүләт автомобиль инспекциясе Мәктәптән тыш эшләр үзәге белән бергә үткәрде. Анда барлыгы 80 нән артык мәктәп укучысы катнашты. Ярышлар программасына тормыш иминлеге нигезләрен, велосипед төзелешен белү, автошәһәрчектә велосипедта йөрү керде.

    Юл хәрәкәте кагыйдәләренә нигезләнеп, 14 яше тулган балаларга гына велосипедта йөрү рөхсәт ителә. Аннан яшьрәк балаларның техникага идарә итүгә тиешле дәрәҗәдә көчләре җитми.

    "80 ел Татарстан юллары сагында " темасына "Без бергә юл хәрәкәте иминлеге өчен" иҗади бәйге мәҗбүри булып саналды. Катнашучылар ЮИДчыларның парад формасында чыгыш ясадылар - кемдер җыр башкарды, кемдер әдәби монтаж, попури һәм шигъри мизгелләрне сәхнәләштерде.

    Иң күп балл җыйган команда җиңүче булып саналды. Иске Ильдеряк урта мәктәбе лидер булды. Икенче урында - Сөнчәле, өченчедә Яңа Ибрай урта мәктәпләре. Велосипедта фигуралы йөрү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм беренче медицина ярдәмен күрсәтү кебек номинацияләрдә җиңүчеләр аерым билгеләп үтелде.

    Призлы урыннарны алган катнашучылар Имин юл хәрәкте фондыннан грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: