Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Юбилейга яңа статус белән

Аксубай һөнәри лицее статусын да үзгәртте. Татарстан Республикасы Министрлар Карары белән Аксубайның кадрлар хәзерләү учреждениясе - 88 нче һөнәри лицей 1 июньнән «Аксубай универсаль технологияләр техникумы» урта һөнәри белем бирү Дәүләт бюджет учреждениясе булып аталачак һәм үз эшчәнлеген тулы юнәлештә гамәлгә ашырачак. Аксубай универсаль технологияләр техникумының кабул итү комиссиясе үз...

Аксубай һөнәри лицее статусын да үзгәртте.


Татарстан Республикасы Министрлар Карары белән Аксубайның кадрлар хәзерләү учреждениясе - 88 нче һөнәри лицей 1 июньнән «Аксубай универсаль технологияләр техникумы» урта һөнәри белем бирү Дәүләт бюджет учреждениясе булып аталачак һәм үз эшчәнлеген тулы юнәлештә гамәлгә ашырачак.
Аксубай универсаль технологияләр техникумының кабул итү комиссиясе үз эшен башлады. Бүген аның диварлары эчендә нинди белгечләр хәзерләнәчәге, исеме үзгәртү аның билгеләнешенә йогынты ясаганмы, юкмы икәнлеге турында техникум методисты Роза Сәхабетдиновадан белештек.


- Статус, әлбәттә инде, бөтен коллективка алга таба эшчәнлек өчен яңа этәргеч бирде. Бу безнең өчен көтелмәгән вакыйга түгел, ә законлы гамәл булды. Лицей эшләп килгән кырык ел вакыт эчендә биредә белем алучылар моның шулай икәнлеген төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда һәм бәйгеләрдә исбатлап килделәр. Әйтик, эретеп ябыштыручы һөнәренә укучылар ике ел рәттән һөнәри осталык буенча олимпиадада җиңүгә ирештеләр, алар бары тик эретеп ябыштыру эшенә махсуслашкан уку биналарыннан да уздыралар. Лицейчылар башка олимпиадалар һәм бәйгеләрдә дә сынатмыйлар. Безнең лицейның КВН командасы республиканың башка учрежденияләре арасында финалга чыкты, спортта да без алдынгылар сафында. Бездә укучыларга кытлык юк, чөнки Аксубайдан гына түгел, күрше районнардан да укучылар киләләр. Һөнәри лицей хәрби өйрәнү белгечлеге буенча (ВУС) тендер отты, РФ Кораллы көчләр министрлыгы линиясе буенча Аксубай һәм Чирмешән районнарыннан килгән укучылар 5 айлык уку чорында «В» һәм «С» категорияле шоферлык белгечлеге алачак. Әлеге курсларга хәрби комиссариат тарафыннан бирелгән заявка буенча укучылар кабул ителәчәк.
Белем алу өчен бездә барлык шартлар да бар.
- Агымдагы елның мартында лицейда булып киткән Татарстан премьер-министры Илдар Халиков, лицейда абитуриентларга бәйле проблемаларның булмавына гаҗәпләнде. Биредә белем алучыларның күпчелеге - унберенче сыйныфны тәмамлаучылар. Ә бит урта-махсус уку йортларының күбесе укучылар җитмәүдән интегә. Дөрестән дә, бездә мондый проблема юк. Уку процессы өч юнәлеш буенча эшләнгән - башлангыч һөнәри, урта-һөнәри белем бирү һәм һөнәри әзерлек. Без яшькә бәйсез рәвештә, өстәмә һөнәр алырга теләге булган унберенче сыйныф укучыларын да кабул итәбез. Барлык белгечлекләр дә бюджет нигезендә укытыла.


-Техникум статусы, һичшиксез, уку процессына яңалык кертергә тиеш...
- Яңалыклар бар инде. Без бүгенге базар шартларында таләп зур булган «Автомобиль транспортын ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү», «Сад-парк һәм ландшафт төзелеше» белгечлекләре буенча яңа бүлекләр ачабыз. Ветеринария фельдшерлары (әлеге бүлекне без ике ел элек ачкан идек) белгечлегенә укырга теләүчеләр дә җитәрлек.
Моннан тыш бездә авыл хуҗалыгы техник механигы, эретеп ябыштыру производствосы технигы, җәмәгать туклануы технологы, сату эше менеджеры, «ВУС-837», «В», «С» категорияле шофер белгечлекләренә дә укырга була.
Электр белән эретеп ябыштыручы, «ВУС-837» программасы буенча «Е», «В», «С» категорияле шофер, экскаватор машинисты, бульдозер машинисты, азык-төлек товарлары сатучысы, авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы машинисты, ветеринария санитары, автомобильләрне ремонтлау буенча слесарь, бакчачы, пешекче һөнәрләре буенча һөнәри хәзерлек курсларына укырга кабул итү алып барыла.
- Укучылар өчен нинди махсус гарантияләр бар?
- Айлык стипендия түләнә, өч тапкыр бушлай тукландыру оештырылган. Мохтаҗларга бушлай тулай торак тәкъдим ителә. Без техникумда укырга теләүче гаиләләргә дә тулай торак тәкъдим итәбез. Техникумда эргәдәш белгечлекләр дә алырга, мисалга пешекче һәм тракторчы һөнәренә укыган вакытта шоферлар әзерләү курсына да йөрергә була. Тагын бер кат ассызыклап үтәм, техникум бюджет нигезендә эшли. Аксубай мәктәпләрен тәмамлаучыларга, аларның әти-әниләренә уйланырлык урын бар - өстәмә чыгымнар тотып, район чикләрендә һөнәр алыргамы яки кырык еллык эш тәҗрибәсе булган, вакыт белән сыналган безнең техникумга килеп укыргамы? Без район җитәкчеләренең төп нигезен безнең чыгарылыш укучылары алып торуын горурланып әйтә алабыз. Ә яңа статус белән безнең техникумның абруе тагын да артачак. Безгә укырга килегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев