Аксубаево
  • Рус Тат
  • Юбилейга бүләк

    Шимбә көнне район Мәдәният йортында баянчылар ансамбле концерты булды. Ул баянчылар ансамбле җитәкчесе Наилә Крайнованың юбилеена багышланды. Сәхнәдә концерт программасы белән Наилә Сәетовнаның укучылары чыгыш ясады, классикларның әсәрләре белән беррәттән халык һәм үзешчәннәрнең дә көйләре яңгырады. Ансамбль белән беррәттән сәхнәгә "Калина" рус җырлары коллективы, "Дэнс-тайм" бию ансамбле, район Мәдәният йорты...

    Шимбә көнне район Мәдәният йортында баянчылар ансамбле концерты булды.


    Ул баянчылар ансамбле җитәкчесе Наилә Крайнованың юбилеена багышланды. Сәхнәдә концерт программасы белән Наилә Сәетовнаның укучылары чыгыш ясады, классикларның әсәрләре белән беррәттән халык һәм үзешчәннәрнең дә көйләре яңгырады. Ансамбль белән беррәттән сәхнәгә "Калина" рус җырлары коллективы, "Дэнс-тайм" бию ансамбле, район Мәдәният йорты вокалчылары чыкты. Юбилярны Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов котлады. -Бүгенге көндә баянчылар бик сирәк, талантларны ачуыгыз, үзләренең уңышлары белән районны аның чикләрендә таныткан балаларны әлеге уен коралында уйнарга өйрәтүегез өчен зур рәхмәт сезгә, - дип билгеләп үтте, юбилярны тәбрикләп, Камил Гилманов. Ул Наилә Крайновага "Мәдәният өлкәсендәге хезмәтләр өчен" күкрәк билгесе тапшырды. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Евгений Мартынов, Мәдәният йорты директоры Ольга Копанева, балаларның әти-әниләре тарафыннан да юбиляр адресына котлау сүзләре яңгырады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: