Аксубаево
  • Рус Тат
  • Юбилей хөрмәтенә җырладылар да, биеделәр дә

    Балалар сәнгать мәктәбенең хисап концертлары кабат зур аншлаг белән үтте. Абруйлы бәйгеләрдә лауреат булган нәни йолдызчыклар районның төп сәхнәсендә кабат әти-әниләрен шатландырдылар. Җиңү юбилее алдыннан күп кенә чыгышлар, әлбәттә, хәрби темага караган иде. Укытучы Эвелина Сруртдинова яшь кыз белән оялчан солдатның очрашуы турындагы яңа шаян җыры белән куандырды. Римма Рыбина,...

    Балалар сәнгать мәктәбенең хисап концертлары кабат зур аншлаг белән үтте.



    Абруйлы бәйгеләрдә лауреат булган нәни йолдызчыклар районның төп сәхнәсендә кабат әти-әниләрен шатландырдылар. Җиңү юбилее алдыннан күп кенә чыгышлар, әлбәттә, хәрби темага караган иде. Укытучы Эвелина Сруртдинова яшь кыз белән оялчан солдатның очрашуы турындагы яңа шаян җыры белән куандырды. Римма Рыбина, Валентина Гурьянова, Мая Макаровалар куелышындагы кызыклы биюләр, Зәйнәп Салихова һәм Владимир Лосюгинда шөгыльләнгән вокалчылар һәм музыкантлар чыгышы тамашачылар күңелендә көчле тәэсирләр калдырды. Ә фойеда сәнгать бүлегенең кул эшләре күргәзмәсе оештырылган иде.


    Фотоларны монда карарга

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: