Аксубаево
  • Рус Тат
  • Йөрәк Тукай белән сөйләшә

    Өченче санлы Аксубай урта мәктәбе укучылары Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган медиавикторинада канаштылар. Әлеге уңайдан алар Аксубай җирлекара китапханәгә җыелдылар. Ишек төбеннән аларны уку залы мөдире Фәймә Гатина каршы алды. Республика милли китапханәләре проектларының иң яхшы тупланмасына эләккән "Йөрәк Тукай белән сөйләшә" медиавикторинаны нәкъ менә ул хәзерләгән. Командалар шагыйрь...

    Өченче санлы Аксубай урта мәктәбе укучылары Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган медиавикторинада канаштылар.


    Әлеге уңайдан алар Аксубай җирлекара китапханәгә җыелдылар. Ишек төбеннән аларны уку залы мөдире Фәймә Гатина каршы алды. Республика милли китапханәләре проектларының иң яхшы тупланмасына эләккән "Йөрәк Тукай белән сөйләшә" медиавикторинаны нәкъ менә ул хәзерләгән. Командалар шагыйрь биографиясе һәм әсәрләрен үз эченә алган викторина сорауларына актив җавап бирделәр. Китапханә белгечләре балаларның Габдулла Тукай иҗаты белән яхшы таныш булуларын билгеләп үттеләр.

    Китапханәдә, тулаем шагыйрьнең юбилее уңаеннан чаралар циклы үткәрелә. Болар музыкаль-шигъри кичәләр, күргәзмәләр, викториналар. Аларда балалар да, өлкәннәр дә катнаша.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: