Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

«Йолдызлык» йолдызлары

Районның төп сәхнәсендә «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестивале лауреатлары чыгыш ясады. Тамашачылар Татарстанның төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасының яшь талантларын көчле алкышлар белән каршы алды. -Без Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Татарстан шәһәр һәм районнарына концертлар белән чыгабыз, - дип билгеләп үтте концерт программасын алып барган...

Районның төп сәхнәсендә «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестивале лауреатлары чыгыш ясады.


Тамашачылар Татарстанның төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасының яшь талантларын көчле алкышлар белән каршы алды.

-Без Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Татарстан шәһәр һәм районнарына концертлар белән чыгабыз, - дип билгеләп үтте концерт программасын алып барган «Созвездие-Йолдызлык» ТР төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Марина Михайлова. - Аксубайлылар ел саен безнең фестивальдә катнашып, призлы урыннарны алалар. «Созвездие-Йолдызлык фестивале эшләп килгән ундүрт ел эчендә Аксубайның талантларга бай булуына тәмам инандык.

Беренче булып Аксубай балалар сәнгать укучылары - Камилә Нәсыйбуллина һәм «Орхидея» бию ансамбленең сәхнәгө чыгуы моңа дәлил булды, алар быел республика бәйге-фестиваленең суперфиналына чыктылар. Быел исә ГИТИС студенткасы булган, хәзерге вакытта балалар сәнгать мәктәбе педагогы Эвелина Сруртдинова әлеге баскычны дүртенче тапкыр яулады. Ул үзенең яшь төркемендә өченче урынны алды һәм Татарстан Хөкүмәтеннән акчалата премия, «Мелита» компаниясеннән тун белән бүләкләнде.
-Фестиваль ундүртенче ел рәттән үздырыла, унөч ел буена без аның белән бергә атлыйбыз, әлеге вакыт эчендә безнең укучылар һәр елны фестиваль-бәйгенең зона этабы лауреатлары булдылар, өстәвенә ике, кайвакытта өч бию коллективлары һәм шулай ук солистлар, - дип сөйли балалар сәнгать мәктәбе директоры Галина Сруртдинова. - Ундүрт ел эчендә безнең балалар биш тапкыр республика җиңүчеләре булдылар - Алинә Сәйфетдинова вокал буенча үзенең яшь төркемендә икенче урынны алды, ә Эвелина Сруртдинова өч тапкыр өченче дәрәҗә Дипломга ия булды һәм бер тапкыр икенче урынны яулады.

Өстәвенә, оештыручылар билгеләп үткәнчә, «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр иҗтимагый оешмасын, Татарстанның башка шәһәр һәм районнарындагы кебек, Аксубай да колач җәеп каршы алды. Ә бит бу балалар фестиваль белән бергә үстеләр. Алар арасында - Казаннан «Созвездия-Йолдызлык» фестивале, Барунов исемендәге эстрада артистлары фестиваль-бәйгесе Гран-при иясе, Җиһапов исемендәге КГК чыгарылыш укучысы, Мәскәү шәһәренең РУТИ (ГИТИС) чыгарылыш студенты, яшь тенор Рузил Гатин, солистлар Роман Широких, Марина Михайлова, Илгиз Зәйниев, Алексей Родионов, Зилә Гибатова, Алсу Мәдишина да бар иде. Аларның барысы да - төрле елларда «Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатлары һәм дипломантлары, барысы да Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарында яшьләр, кемдер иҗади карьерасын дәвам итә - җыр сәнгате белән шөгыльләнә, кемдер башка юлны сайлаган.

Безнең район йолдызчыклары аларның чыгышын кызыксынып тамаша кылдылар һәм көчле алкышларга күмделәр.
-Без иҗади яктан талантлы яшьләрне үзебезгә кунакка теләп кабул иттек, - дип билгеләп үтте төп сәхнәдән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. - Мондый фестиваль яңа йолдызчыклар кабыза. Киләсе елда апрель-март айларында Аксубайда фестиваль-бәйгенең юбилейлы - 15 нче зона этабы үтәчәк. Без «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленә рәхмәт белдерәбаз.



Сергей Александров «Созвездие-Йолдызлык» ТР төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Марина Михайловага талантлы балалар һәм яшьләргә ярдәм иткәне өчен район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды һәм фестивальнең алга таба да дәвам итүен, уңышларга ирешүен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев