Аксубаево
  • Рус Тат
  • Йолдызлар кабынганда

    1 июньдә Рөстәм Миңнеханов "Созвездие-Йолдызлык - 2015" җиңүчеләренә стипендияләр тапшырды. Рөстәм Миңнеханов талантларга ярдәм итүгә зур игътибар бирә. "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгате ачык телевизион яшьләр фестивале һәрвакыт Татарстан Президенты канаты астында үтә. 2015 елда фестивальгә 15 ел булды. Шәһәр күләмендәге яшьләр чарасы буларак башланып киткән фестиваль бүген Россия күләмендәге мөһим мәдәни...

    1 июньдә Рөстәм Миңнеханов "Созвездие-Йолдызлык - 2015" җиңүчеләренә стипендияләр тапшырды.



    Рөстәм Миңнеханов талантларга ярдәм итүгә зур игътибар бирә. "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгате ачык телевизион яшьләр фестивале һәрвакыт Татарстан Президенты канаты астында үтә. 2015 елда фестивальгә 15 ел булды. Шәһәр күләмендәге яшьләр чарасы буларак башланып киткән фестиваль бүген Россия күләмендәге мөһим мәдәни күренешкә әверелде.


    ТР Президенты "Созвездие-Йолдызлык" фестивален Россиядә иң уңышлы проектларның берсе дип атый.


    "Созвездие-Йолдызлык" фестивале гамәлдә булган унбиш ел эчендә Аксубайның йөзләгән баласы - Балалар сәнгать мәктәбенең бию һәм җыр коллективлары аның сәхнәсендә күптапкыр чыгыш ясадылар, ә соңгы елларда район Мәдәният йортының вокал студиясенә йөрүчеләр дә.


    "Йолдызлык" фестивале хәрәкәте - ул сәхнә белән яшәүчеләр өчен иҗади Олимп баскычы булып тора. Бу яңа талантлар ачуда искитмәле мөмкинлек. Фестиваль Татарстанда гына түгел, Россиядә дә танылган безнең район йолдызчыкларын да балкытты.


    ДШИда вокал буенча укытучы Эвелина Сруртдинованы чын-чынлап "Йолдызлык" фестивале "аксакалы" дип атыйлар. Быел ул фестивальдә үзе генә чыгыш ясап калмыйча, үзенең укучыларын тәкъдим итеп, ундүртенче тапкыр катнашты.


    - Мин "Йолдызлык" белән бергә буй җитеп, һөнәри дәрәҗә дә үсеш алдым, - дип уртаклаша Эвелина. - Фестивальгә рәхмәт, минем ГИТИСка укырга керүемдә дә аның ярдәме зур. Эвелина күп тапкыр Бөтенроссия бәйгеләре җиңүчесе булды, аның чыгышлары аша Аксубай район чикләрендә танылды.


    Фестиваль Татарстанның барлык шәһәрләре, районнары буйлап узды. Быел ул Аксубайда үтте. Район ике көн дәвамында аның тәэсирләре белән яшәде. Аксубай сигез йөзгә якын катнашучыны кабул итте, абруйлы жюри 200 дән артык чыгышны карады.


    Дипломантлар, лауреатлар республика бәйгесендә катнаштылар. "Вдохновение" ансамбленең өлкән төркеме (җитәкчеләре - Валентина Гурьянова һәм Майя Макарова) III дәрәҗә лауреат булып, УНИКС сәхнәсендә чыгыш ясадылар. Ә Эвелина Сруртдинова II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды - аңа ел фестивален ябу концерты үткән "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексы тамашачысы кул чапты.


    Балаларны яклау көнендә районның төп сәхнәсендә балалар сәнгать мәктәбе директоры Галина Сруртдинова "Вдохновение" ансамбле һәм аның җитәкчесенә, Эвелина Сруртдиновага Татарстан Президентыннан премияләр тапшырды - Аксубай талантларына бөтен мәйдан кул чапты, "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгате фестивалендә үз исемнәрен кабызырга хыялланган йөзләгән малай һәм кыз аларга карап сокланды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: